+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
9 Августа , 15:20

Башкортстанда сулыкларда тагын ике фаҗига

  Кырмыскалы һәм Мәләвез районнарында ир-егет җиһазландырылмаган урыннарда коенган. Бер һәлак булучының мәете әле дә табылмаган. Коткаручылар халыкны җиһазландырылган пляжларда гына су керергә чакыра.  

Башкортстанда сулыкларда тагын ике фаҗигаБашкортстанда сулыкларда тагын ике фаҗига
Башкортстанда сулыкларда тагын ике фаҗига

Башкортстанда кызу көннәрнең берсе фаҗига белән тәмамланган. 7 августта Кырмыскалы районында 27 яшьлек ир-егет Чатра елгасында суга баткан. 8 августта водолазлар аның мәетен эзләүгә керешкән.

Мәләвез районында исә 52 яшьлек ир Сапог күлендә, шаһитлар күз алдында, суга баткан. Ул күлне йөзеп чыгарга тырышкан, әмма су астына киткән. Күмәк эзләү эшләре нәтиҗәсендә коткаручылар һәлак булган кешенең мәетен табып, полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Сапог күлендә моннан бер атна элек кенә профилактик рейд үткәрелгән булган. Әмма сулык һаман да коену өчен куркыныч урын булып кала.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас