+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
9 Августа , 13:56

Хезмәтне нәтиҗәле саклау мөһим

Хезмәтне нәтиҗәле саклау мөһимХезмәтне нәтиҗәле саклау мөһим
Хезмәтне нәтиҗәле саклау мөһим

Башкортстанда 2025 ел өчен “Хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы муниципаль берәмлек” конкурсына йомгак ясалды. Эксперт комиссиясе территорияләрнең имгәнүләрнең түбән күрсәткечләрен тәэмин итү, һөнәри хәвеф белән идарә итүнең заманча системаларын кертү һәм урыннарда кадрлар иминлеген нәтиҗәле координацияләү мөмкинлеген бәяләде.

– Конкурс муниципаль берәмлекләрдә хезмәтне саклау системасын үстерүгә ярдәм итә һәм урындагы үзидарә органнарының оешмалардагы шартларны яхшыртуга игътибарын арттыра, бу исә территорияләрнең икътисади тотрыклылыгына уңай йогынты ясый. Республикада башкарылган комплекслы эш нәтиҗәсендә 2025 елда кисәтү чараларын финанслау күләме 14 процентка артты, ә профилактик программаларны гамәлгә кертүче страховкалаучылар саны өч меңнән артып китте, – диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова.

Күрсәткечләр буенча хезмәтне саклауның иң нәтиҗәле системасы рейтингы лидерлары булып түбәндәгеләр танылды: беренче урында – Бәләбәй, икенче урында – Куергазы һәм өченче урында Шаран районнары.

Салават театры – җиңүче
Салават башкорт дәүләт драма театры Русия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелүче “Урыс сезоны” Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды.
Салават театры илнең иң яхшы 20 коллективы арасына керде, яңа спектакльне сәхнәләштерүгә грант алды. Театрның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, “Павлов йорты балалары” спектакле Волгоград драматургы, Русиянең Балалар һәм үсмерләр язучылары берлеге әгъзасы Андрей Белоножкин пьесасына нигезләнгән.

Спектакль үсмерләр тарихын сөйли. Сюжет буенча үсмерләр Ленька һәм Тимка, борынгы портсигар табып, Бөек Ватан сугышының иң кызу чоры – 1942 елгы Сталинградка эләгәләр. Легендар Павлов йортында малайлар ачлык, утка тоту, көн саен батырлык кылу белән очраша. Аларга, гомерләрен куркыныч астына куеп, су һәм ризык табарга, икмәкнең уенчык булмавына төшенергә туры килә.

Спектакльнең режиссеры – Стәрлетамактан Әлфинур Газимова. Тамашаны чакырылган профессиональ төркем сәхнәгә куйды, 11 артист җәлеп ителгән.

“Бу пьеса – ике буынның Интернет беркайчан да кешенең батырлыгын алыштыра алмаячагы турында мөһим сөйләшүе, – дип билгели иҗатчылар. – “Павлов йорты балалары” проекты театрның тарихи хәтерне саклау, патриотик тәрбия бирү һәм яшь буын белән мәңгелек кыйммәтләр: бурыч, гаилә һәм рухи көч турында әңгәмә кору миссиясен дәвам итә.
Урыс телендә балалар һәм үсмерләр өчен махсус әзерләнгән спектакльнең премьерасы театрның 94нче иҗат мизгеленә планлаштырылган.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас