+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
9 Августа , 14:13

Стәрлетамакта тыл ветераны 100 яшьлек юбилеен билгеләде

Юбиляр Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнгән.

Стәрлетамакта тыл ветераны 100 яшьлек юбилеен билгеләдеСтәрлетамакта тыл ветераны 100 яшьлек юбилеен билгеләде
Стәрлетамакта тыл ветераны 100 яшьлек юбилеен билгеләде

Стәрлетамакта яшәүче тыл хезмәтчәне Валентина Каштанова 100 яшьлек юбилеен билгеләде. Юбилярны шәһәр хакимияте вәкилләре һәм шәһәр Советы депутатлары тәбрикләде.

Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Валентина Ивановна тегермән комбинатында эшли. 1949 елдан башлап ул тормышын «Авангард» заводы белән бәйли һәм 1971 елга кадәр аппаратчы булып хезмәт куя.

Валентина Каштанова – хезмәт ветераны. Ул Бөек Ватан сугышы елларындагы намуслы хезмәте өчен «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Бүген Валентина Ивановна оныклары һәм оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп гомер итә.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас