

Әлшәй районында мәктәп укучысы чит кеше машинасын рульгә утырып, юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Бу хакта Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, балигъ булмаган яшүсмер ВАЗ-2114 автомобилендә Бишбүләк авылыннан Чехово авылы ягына таба хәрәкәт иткән. Ул идарәне югалткан, нәтиҗәдә автомобиль юл читендәге чокырга төшеп, әйләнеп капланган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә яшүсмер төрле имгәнүләр алган һәм дәваханәгә озатылган. Полиция ачыклаганча, мәктәп укучысы машина ачкычларын өлкән абыйсыннан рөхсәтсез алган. Абыйсы белән алар Чишмә районыннан әбиләренә кунакка килгән булган.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, авариянең барлык шартлары ачыклана.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102