

14–15 августта Сибайда VIII Бөтенрусия инвестиция сабантуе «Урал аръягы» узачак. Форумны Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм Башкортстан Хөкүмәте оештыра. Чарада федераль хакимият органнары вәкилләре, шулай ук чит илләрдән килгән зур делегацияләр катнашуы көтелә. Быел форумда беренче тапкыр халык-сәнгать кәсепләре һәм һөнәрчелеккә багышланган «Душа яшмы» халыкара фестивале дә үткәрелә. Аның барышында Сибай Бөтендөнья һөнәрчелек советының рәсми сертификатына ия булачак. Документны Көньяк Африка Республикасыннан WCC вице-президенты Надя Меер тапшырачак.
Форумда Беларусь, Төркия, Казахстан һәм Үзбәкстан вәкилләре катнашачак.
Беларусь делегациясе составында дәүләт идарәсе һәм эшкуарлык вәкилләре, шулай ук Минскиның эре предприятиеләре җитәкчеләре булачак. «Хезмәттәшлек гамәлдә: Башкортстан һәм Беларусь арасында сәүдә перспективалары» дип аталган эшлекле секциядә белорус товарларын Русия базарында сатуны арттыру, базардагы вәзгыять һәм брендларны алга чыгару мәсьәләләре каралачак.
Төркия секциясе Русия һәм Төркия арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүдә тармак һәм эшкуарлык берләшмәләренең роленә багышланачак. Анда ике илнең эшкуарлык берләшмәләре һәм компанияләре вәкилләре катнашачак.
Казахстан делегациясе составында Экспорт-кредит агентлыгы, AstanaInvest, эшкәртү сәнәгате, логистика, технологияләр һәм ресурслар өлкәсендә эшләүче компанияләр вәкилләре булачак. Көн тәртибендә инвестицияләр белән хезмәттәшлек итү, эшкәртү сәнәгатен һәм мультимодаль ташуларны үстерү мәсьәләләре тора.
Яклар Башкортстан авыл хуҗалыгы продукциясен Казахстан базарына чыгару, халыкара сәүдәне, логистика һәм экспорт инфраструктурасын үстерү, яңа җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясе белән тәэмин итү, шулай ук тимер юл составы өчен запчастьләр һәм комплектлаучы өлешләр җибәрү өлкәләрендә килешүләр төзергә планлаштыра.
«Душа яшмы» фестивалендә Үзбәкстаннан һөнәрчеләр һәм академик җәмәгатьчелек вәкилләре дә катнашачак. Андижан өлкәсе «Һөнәрчеләр» ассоциациясе вәкилләре, Кәмалетдин Бехзад исемендәге Милли сәнгать һәм дизайн институты җитәкчеләре һәм белгечләре килүе көтелә.
Форумның эшлекле сессияләре дус илләр белән партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә, инвестицияләр җәлеп итүгә, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында төбәкара кооперациягә, импортны алыштыруга һәм оборона-сәнәгать комплексы ихтыяҗлары өчен кооперациягә багышланачак. Быелгы төп тема – «Җиңү икътисады».
«Урал аръягы» инвестиция сабантуе быел сигезенче тапкыр үткәрелә. 2025 елда форумда Русиянең 28 төбәгеннән һәм 10 илдән 2 меңнән артык кеше катнашкан. Чара кысаларында 30 миллиард сумлык 17 килешү имзаланган.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102