+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
10 Августа , 17:00

Башкортстанда кечкенә кыз бала суга батып үлгән

Баладан өлкәннәр берничә минутка гына күз яздырган булган... Узган ял көннәрендә республика сулыкларында берничә кеше һәлак булган. Коткаручылар суда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Башкортстанда кечкенә кыз бала суга батып үлгәнБашкортстанда кечкенә кыз бала суга батып үлгән
Башкортстанда кечкенә кыз бала суга батып үлгән

Хәйбулла районында зур фаҗига булган. Сакмар елгасында җиһазландырылмаган урында ял иткән вакытта кечкенә кыз бала суга батып үлгән. Өлкәннәр нибары берничә минутка баладан күз яздырганнар, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Узган ял көннәрендә республикада суда берничә фаҗига теркәлгән. Дәүләкән районында ир-егет балык тотарга киткән һәм кире кайтмаган. Соңрак аның гәүдәсе Өршәк елгасыннан табылган.

Калтасы районының Куян авылы янында 65 яшьлек балыкчының мәете судан чыгарылган. Стәрлетамакта Агыйдел елгасында, шулай ук, су коену өчен җиһазландырылмаган урында, 56 яшьлек ир-егет батып үлгән. Аның гәүдәсен водолазлар иртән генә тапкан.

Күгәрчен районында тагын бер кеше югалган. Аны эзләү эшләре дәвам итә.

Коткаручылар республика халкын суда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Белгечләр махсус җиһазландырылган пляжларда гына су коенырга, су янында спиртлы эчемлекләр кулланмаска һәм балаларны беркайчан да өлкәннәр каравыннан калдырмаска киңәш итә.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас