

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республикада һәлак булучыларны искә алып матәм игълан ителде. Зыян күрүчеләргә хәзер барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә.
– Рөстәм Нургалиевич ашыгыч киңәшмә үткәрде һәм һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә барлык кирәкле медицина ярдәмен күрсәтергә кушты. Түбән Камага өстәмә медицина хезмәткәрләре бригадалары җибәрелде. Шулай ук тиешле хезмәтләргә һөҗүм нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде, – дип билгеләп үтте шәһәр мэры.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәбәр әзерләнгән вакытта Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Чистай һәм Зәй шәһәрләрендә пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы гамәлдән чыгарылган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә:
– Киев режимы үзенең кешелексез җинаятьләрен туктатмый. Бүген кардәш Татарстанның Түбән Кама шәһәре пилотсыз очкычларның күпләп һөҗүменә дучар булды. Кызганычка каршы, корбаннар бар. Бөтен республика исеменнән һәлак булучыларның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашам. Зыян күрүчеләргә көч һәм тизрәк савыгу телим. Башкортстан сезнең белән һәм теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзер.
Һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне Русия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко шәхси контроленә алган. Бу хакта министр ярдәмчесе хәбәр итте.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 12 кеше һәлак булган, 39 кеше зыян күргән.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102