

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында 13 августта республикага пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында зыян күргән кешеләрнең хәле турында хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, ике кеше дәваханәдә. Аларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Зыян күрүчеләрнең гомеренә куркыныч янамый.
Искәртеп узабыз, бүген Башкортстан өстендә 21 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Аларның 16сы Салаватта, тагын бишесе Чишмә районындагы Wildberries логистика үзәгенә һөҗүм итәргә тырышкан.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102