

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуда Уфада Салават Юлаевның яңа бронза һәйкәлен урнаштыру планнары турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, яңа һәйкәлне 2027 елның октябрендә үз урынына урнаштыру планлаштырыла. Моның белән бергә фонтан урнашкан территория дә үзгәртеләчәк. Беренче этапта биредә күзәтү мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Икенче этапта һәйкәлдән тау итәгенә кадәр территорияне төзекләндерү күздә тотыла.
Радий Хәбиров тарихи чуен һәйкәлне реставрацияләгәннән соң башка урында урнаштырырга тәкъдим итте. Аны климат тәэсиреннән саклау өчен махсус түбә астында тоту планлаштырыла. Һәйкәлнең кайда урнаштырылачагы буенча җәмәгать фикер алышуы үткәрү дә күздә тотыла.
2025 елның октябрендә Салават Юлаев һәйкәле постаменттан алынган иде. Конструкцияләрне тикшергән белгечләр аны «катастрофик хәлдә» дип бәяләгән. Нәтиҗәдә яңа скульптураны бронзадан ясау, ә тарихи чуен һәйкәлне реставрацияләп, башка урында саклау турында карар кабул ителгән.
Яңа проект дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасының уңай бәясен алган. Анда чуен өлешне консервацияләү һәм музейлаштыру, шулай ук бронзадан яңа скульптура ясау каралган.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102