

Сибайда VIII Бөтенрусия инвестиция сабантуе кысаларында «Җиңү икътисады – шәхесләрдә» дип аталган тематик аллея ачылды. Ул 14–15 августта чараның төп мәйданында эшләячәк.
Экспозициядә махсус хәрби операциядә катнашып, эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр турында мәгълүмат урын алган. Шулай ук аларга ярдәм күрсәтүче кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм эре предприятиеләр турында мәгълүмат тәкъдим ителгән.
Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина билгеләп үтүенчә, аллея СВОда катнашучыларның республика икътисадына керткән өлешен һәм төбәк бизнесының аларга ярдәм итүен күрсәтә.
Тематик экспозиция инвестиция сабантуеның күргәзмә программасының бер өлеше булды. Аның төп максаты – СВОда катнашучыларны Башкортстанның икътисади тормышына интеграцияләүнең мөһимлеген күрсәтү һәм социаль җаваплы эшкуарлык мохитен ныгыту.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Фото: Резида Валитова