

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада юлларның сакланышын тәэмин итү буенча төбәк программасы проектын тикшерде. Бу мәсьәлә «Транспорт сәгате» киңәшмәсендә каралды.
Республика Премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов хәбәр иткәнчә, документта транспортның авырлыгын һәм габаритларын контрольдә тоту системасын үстерү, юлларның һәм күперләрнең зыян күрергә мөмкин булган участокларына өстәмә чикләү билгеләре һәм хокук бозуларны теркәү камералары урнаштыру каралган.
Йөкләрнең рөхсәт ителгән авырлык параметрларын арттырган өчен җаваплылык йөкне җибәрүче оешмаларга да кагылачак. 2026 елның 1 сентябреннән алар турындагы мәгълүмат Дәүләт электрон йөк ташу документлары мәгълүмат системасында күрсәтелә башлаячак.
Программаны 2030 елга кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла. Радий Хәбиров проектны хуплады һәм аны билгеләнгән тәртиптә кабул итү өчен тулыландырырга кушты.
– Без бик күп юллар төзибез һәм ремонтлыйбыз. Республика икътисады үсә, предприятиеләр актив эшли, ә авыр йөк машиналары юл өслегенә зыян китерә. Безнең бурыч – йөк ташуларда тәртип урнаштыру. Кагыйдәләрне бозучыларны җаваплылыкка тартачакбыз. Моның өчен 600 мең сумга кадәр зур штрафлар каралган, – диде республика Башлыгы.
«Транспорт сәгате»ндә шулай ук Р-240 «Уфа–Стәрлетамак» трассасын үстерү мәсьәләсе каралды. 2024 елда Стәрлетамакны урап узучы юлның 23 чакрымлы участогында капиталь ремонт башланган. Юлны дүрт полосага кадәр киңәйтү һәм республика башкаласыннан алып бөтен маршрут буенча ясалма яктырту системасын яңарту планлаштырыла. Эшләрне ноябрь башына тәмамлау күздә тотыла.
Киңәшмәдә Уфадагы Затон күпере турында да сөйләштеләр. Аны капиталь ремонтлау өчен кирәкле документлар әзерләнә. Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә проектны финанслау механизмын эшләргә кушты.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102