

Ярышларның ачылышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Бөтенроссия волейбол федерациясенең генераль секретаре Александр Ярёменко катнашты.
Уфа өчен турнир аеруча әһәмиятле. Русия ир-егетләр җыелма командасының илдәге соңгы рәсми халыкара матчлары да 2019 елда нәкъ Башкортстан башкаласында узган иде. Ул вакытта «Уфа-Арена»да Волейбол буенча Милләтләр лигасының төркем этабы матчлары үткәрелде.
Ачылыштан соң Русия һәм Иран җыелма командалары очрашты. Русия волейболчылары 3:1 исәбе белән җиңде.
Матчлар сериясе Русия ир-егетләр волейболының халыкара спорт тормышына әйләнеп кайтуында мөһим этап буларак бәяләнә. Ярышларда барлыгы 88 кеше, шул исәптән 56 спортчы катнаша.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102