

«Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстандагы филиалы «СВО катнашучыларын тыныч тормышка җайлаштыруда НКОның роле» дигән дискуссия секциясе оештырды. Аның модераторы филиал җитәкчесе Гөлнур Колсарина булды.
Очрашуны ачып, ул бу эштә иҗтимагый оешмаларның мөһим ролен ассызыклады:
— Без яклаучыларыбызның тыныч тормышка кайтуы турында сөйләгәндә, сүз бер тапкыр ярдәм күрсәтү турында гына бармый. Күптән түгел «Ватанны саклаучылар» фонды рәисе Анна Цивилева билгеләп үткәнчә, адаптация өчен демобилизациядән соңгы беренче өч ел аеруча мөһим. Нәкъ менә шушы чорда ветеранның җәмгыятькә уңышлы кушылуы яки актив тормыштан читләшү куркынычы формалаша.
Әгәр дәүләт механизмнары кирәкле нигез һәм норматив базаны булдырса, һәр гаиләгә индивидуаль якын килеп ярдәм күрсәтүдә төп рольне коммерциячел булмаган оешмалар башкара. Башкортстанда иҗтимагый башлангычларның бер-берсен тулыландырып, ветеранның физик сәламәтлегеннән алып рухи халәтенә, аның үзенә һәм гаиләсенә ярдәм итүгә кадәр киң колачлы ярдәм системасы булдыруның уникаль үрнәге формалашты, — диде ул.
Русия Герое, Уфа шәһәре СВО ветераннары ассоциациясе рәисе һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Васил Ямалетдинов үз чыгышында хәрбиләрнең тыныч тормышка уңышлы җайлашуы гаилә һәм гражданлык җәмгыятенең барлык институтларының уртак тырышлыгыннан башка мөмкин түгеллеген ассызыклады.