+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 Августа , 13:15

Башкортстан дизайнерлары локаль брендларны үстерә

Башкортстанның өч вәкиле Кыргызстанда узачак VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында республика данын яклаячак.

Башкортстан дизайнерлары локаль брендларны үстерәБашкортстан дизайнерлары локаль брендларны үстерә
Башкортстан дизайнерлары локаль брендларны үстерә

Башкортстан кием дизайнерлары Кыргызстанда 31 августтан 6 сентябрьгә кадәр узачак VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарына рәсми чакыру алды. Зур халыкара чарада дөнья күчмә халыкларының традицион спорт төрләре һәм мәдәни мирасы тәкъдим ителәчәк.

Уеннарда үз коллекцияләрен Башкортстаннан Гөлсүм Хөсәенова («Хан кызы» бренды), Артур Искужин («Айбренд» бренды) һәм ювелир сәнгате остасы Мария Махнева-Метусова тәкъдим итәчәк.

– Күчмә халыклар уеннарында беренче тапкыр республикабызны яшь этнодизайнер Артур Искужин тәкъдим итәчәк. Зур халыкара фестиваль кысаларында яшь дизайнерлар арасында бәйге узачак. Без аның кандидатурасын тәкъдим иттек, һәм ул илнең төрле төбәкләреннән килгән дәгъвачылар арасыннан сайлап алынды. Хәзер «Айбренд»ка нигез салучы егет бу бәйгедә Русия данын яклаячак. Башкортстан дизайнерларына югары бәя биргән Евразия этнодизайнерлар ассоциациясе президенты Роза Халтүевага рәхмәт белдерәбез. Артурга уңышлар телибез һәм аның җиңүенә ышанабыз, – диде Евразия этнодизайнерлар ассоциациясе әгъзасы, SARBI ательесына нигез салучы Сәимә Хәсәнова.

Бөтендөнья башкортлары корылтаеның мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе рәисе урынбасары Әлфия Байбурина билгеләвенчә, бүген этник киемнәрне бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да кияләр.

– Милли кием һәм заманча мода ягыннан Бөтендөнья башкортлары корылтае командасы һәм офисы һәрвакыт ачык мәйдан булып тора. Без этнодизайнерларны берләштерәбез, башкорт киеменең элементларын, дизайнерларны һәм брендларны алга җибәрү өчен яңа мөмкинлекләр эзлибез. Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарына чакыру – башкорт дизайнерларының таланты һәм хезмәтләре халыкара дәрәҗәгә чыгуын һәм танылу алуын күрсәтә, – диде Әлфия Галиевна.

«Айбренд»ка нигез салучы Артур Искужин этник киемгә кызыксынуның арта баруын билгеләде.

– Беренчедән, бу заманча. Икенчедән, этника – музей экспонаты түгел, ә традицион мәгънәләрне заманча силуэтларга органик рәвештә берләштергән актуаль юнәлеш. Мондый киемне кигән кеше үзенең кем булуын, тамырларын белүен сүзсез дә күрсәтә. Мине башкорт тамырлары, мәдәният, туган табигать һәм шәхси мәгънәләр рухландыра, – диде ул.

Дизайнер билгеләвенчә, бренд үз эшендә башкорт мәдәни кодларын заманча тормышка яраклаштыруга һәм киемнең сыйфатына аерым игътибар бирә.

– Безнең өчен Күчмә халыклар уеннарында катнашу – дәрәҗәле чарада чыгыш ясау гына түгел. Бу – башкаларны мәдәниятебез һәм брендыбыз белән таныштыру өчен дә зур мөмкинлек, – дип ассызыклады Артур Искужин.

Башкорт милли киемнәрен реконструкцияләүче оста, «Хан кызы» традицион башкорт костюмнары һәм аксессуарлары тегү буенча бушлай марафоннарга нигез салучы Гөлсүм Хөсәенова да уеннарда катнашачак.

Ул 2025 елда Үзбәкстанда узган «Һөнәрмәнд» халыкара фестивалендә катнашкан. Аның эшләре Кыргызстан вәкилләренең игътибарын җәлеп иткән һәм быел Гөлсүм Хөсәенованы VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының мәдәни программасы кысаларында оста-хөнәрче буларак катнашырга чакырганнар.

«Хан кызы – хан кызы» коллекциясе музей үрнәкләре һәм архив фотолары нигезендә эшләнгән. Анда борынгы тукымалар, чын бизәнү әйберләре һәм табигый мәрҗәннәр кулланылган.

– Милли кием – тукыма һәм җепләр генә түгел, ул халыкның тарихын, традицияләрен һәм яшәү рәвешен чагылдырган тере мирас. Кыргызстаннан кайткач, Башкортстанда Милли кием көнендә «Атайсал» форумы кысаларында күргәзмә-кием күрсәтү үткәрергә планлаштырабыз. Анда башкорт этнодизайнерлары үз коллекцияләрен туган җирдә тәкъдим итәчәк, – дип сөйләде Гөлсүм Хөсәенова.

Ювелир сәнгате остасы Мария Махнева-Метусова да Кыргызстанга юл тота. Ул VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының мәдәни программасы кысаларында һөнәрчелек эшләнмәләренең иң яхшы үрнәкләре халыкара бәйгесендә катнашачак.

– Мин бу бәйгедә республикабызны тәкъдим итәчәкмен, ювелир сәнгатендә осталыкны күрсәтү чарасында катнашачакмын. Шулай ук һөнәрчелек тармагын үстерү тәҗрибәсенә багышланган халыкара түгәрәк өстәлдә чыгыш ясаячакмын, – диде Мария Махнева-Метусова.

Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары – спорт ярышлары гына түгел, ә үзенчәлекле мәдәниятләр фестивале дә. Аның программасына этноспорт, мәдәни чаралар һәм фәнни-агарту юнәлеше керә.

Кунакларны этноавыллар, һөнәрчелек күргәзмәләре, фольклор коллективлары концертлары, традицион кәсепләр буенча остаханәләр, милли ашлар белән танышу һәм театраль тамашалар көтә. Тарихи күренешләрне һәм йолаларны реконструкцияләү чаралары күчмә халыклар дөньясы белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстан дизайнерларына һәм осталарына халыкара мәйданда уңышлар телибез!

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас