

Русиянең «Белем» җәмгыяте һәм Русия Мәгариф министрлыгы инициативасы белән оештырылган проектка илнең төрле төбәкләреннән 15 меңнән артык гариза килгән. Экспертлар гамәли биремнәр этабына узачак иң көчле 3 мең остазны сайлап алган.
Башкортстаннан катнашучыларның 33е гомуми белем бирү оешмаларыннан, 18е урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән. Якташларыбызның 20се 501дән артык укучы белем алган учреждениеләр арасында «Гомуми белем бирү оешмасының иң яхшы остазы» категориясендә көрәшне дәвам итәчәк. Тулаем Русия буенча яңа этапка 2 мең остаз — гомуми белем бирү оешмаларыннан, тагын 1 меңе урта һөнәри белем бирү оешмаларыннан. Катнашучылар саны буенча лидер төбәкләр арасында Башкортстан да бар. Гомуми рейтингта Ростов өлкәсе (156 кеше), Свердловск өлкәсе (128) һәм Самара өлкәсе (122) алда бара.
26 августтан финалистлар гамәли биремнәр үтәргә керешәчәк. Алар модельләштерелгән педагогик ситуацияләрне хәл итү юлларын тәкъдим итәргә, үз гамәлләрен нигезләргә һәм максатларын, этапларын һәм нәтиҗәләрен тасвирлап, авторлык остазлык практикаларын тәкъдим итәргә тиеш.
«Белем. Остазлар» проекты агымдагы елның апреленнән декабренә кадәр гамәлгә ашырыла. Ул педагогларның, җитәкчеләрнең һәм тәрбия буенча директор киңәшчеләренең агарту эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.
Проект нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 200 остазга тәҗрибә алмашу буенча махсус укыту программасында катнашу мөмкинлеге биреләчәк. Ә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән остазлар 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.