+26 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
31 Августа , 13:00

Уфаның янә бер матурлыгы булачак ул!

Башкалада В.И. Ленин исемендәге парктагы төзекләндерү кайчан тәмамланачак?

Уфаның янә бер матурлыгы булачак ул!Уфаның янә бер матурлыгы булачак ул!
Уфаның янә бер матурлыгы булачак ул!

Башкортстан Республикасының Иҗтимагый палатасы Уфада В.И. Ленин исемендәге паркны реконструкцияләү барышын контрольдә тотуны дәвам итә. Бу йөкләмәне республика Башлыгы Радий Хәбиров 2025 елның маенда биргән. Эшләрне җәмәгать эшлеклеләре, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, хакимият вәкилләре һәм депутатлар бәяли.

13 июльдә профильле эш төркеменең сигезенче күчмә утырышы булды. Подряд оешмасы җитәкчесе Сергей Минеев сүзләренчә, планлы сроклар үтәлә: объектны тапшыру 11 октябрьгә планлаштырылган, ә объектның әзерлеге 70 процентка якын.

Хәзер бортларны коррозиягә чыдам сыйфатлы гранит белән тышлау төгәлләнә. Фонтаннар балалар өчен хәвефсез булачак. Балалар өчен уен зоналары әзер диярлек, территориядә эскәмияләр дә урнаштырылган. Вәгъдә ителгәнчә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә шартлар каралган. Җәй ахырына — көз башына куаклар һәм күпьеллык чәчәкләр утырту буенча масштаблы эшләр планлаштырылган.

Башкортстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина хәбәр иткәнчә, җәмәгатьчелекнең күп кенә теләкләре исәпкә алынган: паркта башкорт милли орнаментлары, видеокүзәтү һәм электрон навигация барлыкка киләчәк.

— Яктырткычлар, эскәмияләр куйдык, сукмаклар түшәлә. Гранит, бетон белән эш алып барыла. Хәзерге вакытта иң масштаблысы — паркка үзәк керү урыны янындагы тарихи әһәмияткә ия арканы реконструкцияләү, — дип уртаклашты җәмәгать эшлеклесе.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисенең беренче урынбасары Елена Родина паркта имәннәр астына куелган иркен комлыкның дизайнын уңай бәяләде. Аның сүзләренчә, әлеге парк уфалылар һәм Уфа кунаклары өчен ял итүнең яхшы урыны булачак. Ул шулай ук төзекләндерү эшләрен вакытында тәмамларга һәм мөмкин булганча якын-тирәдә яшәүчеләргә уңайсызлыклар тудырмаска кирәклеген ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, паркка керү аркасы Зәки Вәлиди урамында 1950 елда төзелгән. Аны совет чорында КПСС өлкә комитеты бинасын (хәзерге Республика йорты) төзегәндә сүткәннәр. Тарихи арка рәсми рәвештә ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән.

Тарихчы, Русия һәм Башкортстанның Иҗтимагый палаталары әгъзасы Рамил Рәхимов тарихи мирасны саклауга игътибар кирәклеген ассызыклады. XIX гасырдан калган барлык объектлар, шул исәптән Александр Матросов һәйкәле, Совет хакимияте өчен көрәшүчеләрнең каберләре һәм БАССРның таш билгеләре сакланган. Орденнарны яктырту системасын яңартканнар, ә көрәшчеләр һәйкәлен проект сметасыннан тыш төзекләндергәннәр.

— Ленин паркы — ул Башкортстандагы һәм Уфадагы беренче парк. Аның XIX гасырдан башланган тарихы бар. Биредә беренче тапкыр инкыйлабка кадәрге Русиядә машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшырганнар, биредә инкыйлабка кадәрге Русиядә беренче һәвәскәр футбол кыры булган. Әлбәттә, безнең өчен бу тарихны саклау мөһим иде. Паркны реконструкцияләү эшләре тарихи таләпләргә һәм стандартларга тулысынча туры килә, — дип билгеләде Рамил Рәхимов.

Эшче төркем әгъзалары тарихны саклауның әһәмиятен генә түгел, шәһәр халкы ихтыяҗларын исәпкә алып заманча карарлар кертүне дә ассызыкладылар. Паркта китап укып ял итү өчен зоналар, студентлар өчен урыннар һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре булдырыла.

 

Автор фотосы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас