

Башкортстанда быел 55 бакчачылык ширкәтенә илтүче 14 юлны төзекләндерәләр. Аларның гомум озынлыгы – 17,5 километр. Бу хакта республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова хәбәр итте.
Биш объектта – Уфада, Нефтекамада, Иглин һәм Кушнаренко районнарында – эшләр инде тәмамланган. Калган тугыз объектның әзерлеге 40–90 процент тәшкил итә.
Стәрлетамак районында дүрт СНТга илтүче юлларны 10 сентябрьгә, Чишмә районында өч объектны 20 сентябрьгә төзекләндереп бетерү планлаштырыла. 1 октябрьгә Чишмә районындагы «Росинка» СНТына, 6 октябрьгә Уфа районындагы 10 СНТга, 10 октябрьгә Кармаскалы районындагы 11 СНТга илтүче юллар әзер булачак. Иглин районындагы «Южный бор» СНТына юлны 12 октябрьгә, Уфадагы сигез СНТга илтүче юлларны 30 октябрьгә тәмамлау күздә тотыла.
2022 елдан муниципалитетлар балансларына 109 километрга якын озынлыктагы 62 подъезд юлы алынган. Ремонт нәтиҗәсендә 297 бакчачылык ширкәтенә уңайлы керү мөмкинлеге булдырылган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров СНТлар белән документларны тәртипкә китерү буенча эшне дәвам итәргә кушты. Бу республика ярдәме белән газ кертү, электр үткәрү, юлларны төзекләндерү, чүп-чар чыгару һәм уртак территорияләрне төзекләндерү мөмкинлекләрен киңәйтергә ярдәм итәчәк.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102