

Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара кампусы резиденты булган УДНТУ галимнәре индустриаль партнер белән берлектә 1200 градуска кадәр температурада эшли алырлык югары температуралы патронлы электр җылыткычлар – ТЭНнар эшләгән.
Яңа эшләнмә хәзер җитештерү сынаулары уза. Проект командасы аны сәнәгатьтә куллану өчен технологик линия әзерли.
Патронлы электр җылыткычлар җиһазларны, материалларны, төрле әзерлекләрне һәм сыеклыкларны җылыту кирәк булган сәнәгать тармакларында кулланыла. Алар компактлыгы, югары куәте, тиз һәм тигез җылытуы белән аерылып тора.
Русия базарындагы патронлы җылыткычлар, гадәттә, 700 градуска кадәр температурада эшләүгә исәпләнгән. Бу эссегә чыдам металл һәм эретмәләрне җылытып эшкәртү өчен җитәрлек булмаска мөмкин. Мондый очракларда предприятиеләргә зур габаритлы мичләр кулланырга туры килә.
УДНТУ галимнәре ТЭНнарның эш температурасы чиген күтәрергә мөмкинлек бирә торган чишелеш тәкъдим иткән. Эш университетның «Машина төзелешендә яңа технологияләр, техник һәм интеллектуаль системалар» стратегик технологик проекты кысаларында «АТ технопаркы» фәнни-җитештерү ассоциациясе белгечләре белән берлектә алып барыла.
Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Эдуард Мостафин билгеләп үткәнчә, проект фәнни компетенцияләрне һәм җитештерү ихтыяҗларын берләштерә. Аның сүзләренчә, мондый эшләнмәләр сәнәгать өчен үзебездә җитештерелә торган технологияләр булдырырга һәм предприятиеләрнең технологик мөмкинлекләрен киңәйтергә ярдәм итә.