

1нче октябрьдән Русиядә хәрби пенсияләрне индексацияләү планлаштырыла. Түләүләр күләме дүрт процентка артачак. Әмма соңгы түләү суммасы хезмәт елларына һәм билгеләнгән өстәмәләргә бәйле булачак.
Планлы индексациядән тыш, гражданнарның берничә категориясе традицион рәвештә икеләтә күләмдә түләү алачак. Арттыру 80 яшь тулган пенсионерларга, сентябрьдә беренче төркем инвалидлык алган гражданнарга һәм хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары булган затларга кагылачак. Сүз 19 169,38 сумга кадәр түләүне икеләтү турында бара.
Федераль ташламалардан файдаланучыларның социаль хезмәтләр җыелмасын алу формасын үзгәртү өчен берничә көн калды. Бушлай дарулардан, санаторий-курорт дәвалавыннан яки электричкаларда йөрүдән баш тартып, алар урынына акча компенсациясе алу өчен гаризаны 1 октябрьгә кадәр бирергә кирәк. Моны «Дәүләт хезмәтләре» порталы, Социаль фонд бүлеге яки МФЦ аша эшләргә мөмкин. Карар киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк һәм гражданин яңа гариза биргәнче үз көчендә калачак.
Искә төшерик: социаль хезмәтләр җыелмасының база күләме ел саен индексацияләнә. Акча компенсациясен сайлаган очракта, ай саен түләнә торган акча хезмәтләр пакетының бәясенә арта. Гариза бирелмәсә, ташламалар автоматик рәвештә натураль формада биреләчәк. Шул ук вакытта гражданнарның социаль хезмәтләрнең бер өлешеннән генә баш тарту хокукы да саклана. Мәсәлән, бушлай даруларны калдырып, юл һәм санаторий-курорт дәвалавына юлламалар өчен акча компенсациясе алырга мөмкин.
Хәзерге вакытта социаль хезмәтләр җыелмасының тулы акча эквиваленты айга 1825,25 сум тәшкил итә. Шуның 1405,85 сумы даруларга, медицина эшләнмәләренә һәм махсус туклануга, 217,48 сумы санаторий-курорт дәвалавына, тагын 201,92 сумы юл өчен түләүгә туры килә.
Гаризаны карау 10 эш көненә кадәр дәвам итә.
Фото: i-gazeta.com