+14 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
22 Сентября , 16:08

Уфа 2028 елгы ШОС саммитына әзерләнә

Уфа 2028 елгы ШОС саммитына әзерләнәУфа 2028 елгы ШОС саммитына әзерләнә
Уфа 2028 елгы ШОС саммитына әзерләнә

Бүген Русия Президенты Администрациясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2028 елда Уфада узачак Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) саммитына әзерлек буенча эш киңәшмәсендә катнашты.

Чарада саммитны үткәрү өчен кирәкле объектларның әзерлеге һәм беренче чираттагы бурычлар каралды.

Радий Хәбиров Уфаның эре халыкара һәм федераль чараларны үткәрү тәҗрибәсе булган конгресс үзәге булуын билгеләде. 2015 елда Уфада ШОС һәм БРИКС саммитлары узганнан соң республикада кунакханә һәм туристик инфраструктура үсеш алган, заманча конгресс мәйданчыклары барлыкка килгән.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча эшче төркем төзергә һәм әзерлекнең барлык юнәлешләре буенча юл картасы эшләргә карар ителде.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас