+2 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
25 Сентября , 00:10

Балаларны саклыйк!

Ата-аналар, җәмәгатьчелек, белем-тәрбия бирү оешмалары бу эштә бердәм булыйк!

Добавить в предпочтительные источники Google

Туймазы районында Карамалы-Гобәй – Мәтәүтамак юлының икенче чакрымында “Мотоленд” питбайкында яшүсмер өч җәяүлене бәрдергән һәм вакыйга урынын калдырган.
ДАИ мәгълүматлары буенча, 14 яшьлек малай вакыйга урынында һәлак булган, ике 17 яшьлек үсмер авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә китерелгән.
Питбайкны йөртүче тиз арада тоткарланган – ул Туймазыда яшәүче 16 яшьлек үсмер булып чыккан, аның бу төр транспорт белән идарә итү таныклыгы булмаган.
Озерный – Кусимов руднигы юлының 22нче чакрымында моңа кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән 19 яшьлек егет “Пежо-206” руле артында Магнитогорскидан Яктыкүл авылына таба барганда каршы як полосага чыккан һәм “Акура ТЛХ” автомобиле белән бәрелешкән. Көчле бәрелүдән “Пежо”га ут капкан.
Авария нәтиҗәсендә руль артындагы егет һәм аның 19, 20 яшьлек пассажирлары вакыйга урынында һәлак булган.
Кушнаренко районындагы трассада яшүсмер алты яшьтәше белән “Нива” автомобилендә барганда әйләнгән, аларның берсе һәлак булган. 16 яшьлек машина йөртүче Солтанай – Шәрип юлының икенче чакрымында идарәне югалткан. Ул исерек булган.
13 яшьлек бала вакыйга урынында һәлак булган. 12,13,14 яшьлек пассажирларны җәрәхәтләр белән дәваханәгә илткәннәр.
Борай районында коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән.
М-12 автоюлының 1306нчы чакрымында 34 яшьлек “КамАЗ” водителе “Скания” белән бәрелешә. ДАИ мәгълүматлары буенча, икенче йөк машинасы бәрелүдән соң “Вольво” экскаваторына килеп менә.
“Авария нәтиҗәсендә “КамАЗ” водителе ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вакыйга урынында һәлак булган. “Скания” шоферы медицина учреждениесенә китерелгән, ярдәм күрсәткәннән соң, кайтарып җибәрелгән”, – дип ачыклык кертте полиция хезмәткәрләре.
Иглин районының Күл урамында билгесез машина йөртүче юл кырыеннан барган ике баланы бәрдергән, шуннан соң юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган. Имгәнгән укучы кызларны медицина учреждениесенә китергәннәр.
“Оператив-эзләү чаралары барышында машина йөртүче ачыкланган һәм тоткарланган, ул “Ниссан Террано” руле артындагы 73 яшьлек пенсионер булып чыккан”, – дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Хокук бозучыга карата “юл-транспорт һәлакәте белән бәйле бурычларын үтәмәү” мәддәсе буенча административ материал төзелгән. Әлеге мәддәнең санкцияләре транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1 елдан 1,5 елга кадәр мәхрүм итүне яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алуны күздә тота.
Машинаны махсус тукталышка урнаштырганнар.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә кызлар 17нче дәваханәгә китерелгән дип хәбәр иттеләр. Зыян күрүчеләрнең берсенең хәле авыр тотрыклы, икенчесе — уртача авырлыкта дип бәяләнә.
Бишбүләк районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 41 яшьлек “Фольксваген Джета” водителе бер юнәлештә хәрәкәт итүче “Альфа” мопеды һәм “Фаст” питбайкы белән бәрелешкән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә 25 яшьлек питбайк йөртүчесе җәрәхәтләрдән вафат булган. Тикшерү иномарка водителе сулышында 0,803 мг/л алкоголь булуын күрсәткән.

Игътибар!
Хөрмәтле ата-аналар, әгәр сез балагызга скутер, мопед бүләк иткәнсез яки аңа ике тәгәрмәчле транспорт чарасы сатып алырга җыенасыз икән, шуны истә тотыгыз: алар белән идарә итү 16 яшькә, ә мотоцикл белән – 18 яшькә җиткәч, “А“ категорияле йөртү таныклыгы булганда гына рөхсәт ителә.
Инспекторлар ассызыклавынча, питбайк спорт инвентаре булып тора һәм аның белән гомум файдаланудагы юлларда йөрү тыела.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова