-1 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
2 Октября , 13:55

Салкыннар башлана, сак булыгыз!

«Россия» медиаүзәгендә көзге-кышкы янгын куркынычы чорындагы хәвефсезлек мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Салкыннар башлана, сак булыгыз!Салкыннар башлана, сак булыгыз!
Салкыннар башлана, сак булыгыз!


Салкыннар башлану белән гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы арта. Фаҗигаләрнең төп сәбәпләре булып электр үткәргечләренең төзек булмавы, кулдан ясалган җылыту приборларын куллану һәм мич җылыту кагыйдәләрен бозу кала. Ведомство җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүген коткаручыларның төп бурычы — һәлакәтләргә оператив җавап бирү генә түгел, ә аларны профилактикалау да.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов янгыннар статистикасы белән уртаклашты, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда аларның саны кимүен билгеләп үтте. Бу, шул исәптән, янгыннарны кисәтү буенча даими нигездә уздырыла торган профилактик эш нәтиҗәсе булды.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Владимир Горин ассызыклаганча, беренче чиратта игътибарны үзеңә юнәлтергә, үзеңнән башларга кирәк. Әгәр дә һәркем элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәсә - һәлакәтләр азрак булачак. Бу торак сектордагы янгыннарга гына түгел, ә саклау объектларындагы янгыннарга да кагыла. Уяу булырга һәм ниндидер хокук бозуларга битараф калмаска, хәбәр итәргә, төзәтергә, юл куймаска кирәк.

Туры эфирның шактый өлеше кешеләр күп була торган объектларны контрольдә тотуга багышланган иде. Журналистлар биналарның нинди категорияләре, аерым алганда эре сәүдә үзәкләре дәүләт янгын күзәтчелегенең аерым контролендә булуы белән кызыксынды. Владимир Горин ачыкланган янгын хәвефсезлеген бозуларны бетерү турындагы күрсәтмәләрне санга сукмаган объектларның милекчеләренә һәм җитәкчеләренә карата нинди административ һәм профилактик йогынты чаралары кулланылуын аңлатты. Ведомство барлык чаралар спектрын куллана — штраф санкцияләреннән алып предприятиеләр эшчәнлеген туктатып торуга кадәр.
Матбугат конференциясенә нәтиҗә ясап, Владимир Горин билгеләп үткәнчә, гражданнарга мәгълүмат бирү һәм гади хәвефсезлек кагыйдәләрен аңлату ведомствоның абсолют өстенлекләре исәбендә кала. Нәкъ менә объектларны катгый күзәтү һәм халык белән масштаблы профилактик эш алып бару куркынычларны киметергә һәм кешеләрнең гомерләрен саклап калырга мөмкинлек бирә.

Автор:Резида Валитова