

6–10 октябрьдә Мәскәүдәге «Русия» Милли үзәгендә «Санлы чишелешләр» форумы уза. Олег Ли «Ясалма интеллектны көйләү: технологияләрне үстерү һәм гражданнар мәнфәгатьләрен яклау арасында баланс эзләү» сессиясендә катнашты.
Сессиядә ясалма интеллектны куллануны көйләүнең халыкара тәҗрибәсе, технологияләр белән бәйле хәвеф-хәтәрләрне идарә итү, эшләүчеләр һәм кулланучыларның җаваплылыгы турында фикер алыштылар. Шулай ук Русиядә ясалма интеллектны көйләүнең милли системасын формалаштыру ысуллары каралды.
Олег Ли билгеләп үтүенчә, ясалма интеллектны куллануга бернинди чикләүләр булмау да борчу тудыра. Аның фикеренчә, технологияләрне үстерү белән гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау арасында баланс табу мөһим.
Форум кысаларында санлы технологияләрне үстерү, ясалма интеллектны куллану һәм аны җаваплы рәвештә кертү мәсьәләләре буенча фикер алышулар дәвам итә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102