– Дачада чүп-чарны яндырырга мөмкин, әмма махсус җиһазландырылган урыннарда һәм кайбер таләпләрне үтәп кенә.
Ачык утны 0,3 метр тирәнлектәге һәм диаметры бер метрдан артмаган чокырда, яисә күләме бер кубометрдан артмаган ныклы металл савытта – мичкәдә, бакта, мангалда кабызырга кирәк.
Үләннәрне һәм ботакларны яндырганда биналарга һәм корылмаларга кадәр ара – кимендә 15 метр, печән эскертенә кадәр – кимендә 50 метр, ылыслы урманга кадәр – кимендә 100 метр, яфраклы урманга кадәр кимендә 30 метр булырга тиеш.
Шул ук вакытта 10 метр радиуста территорияне чаткыдан кабынып китәргә мөмкин булган бөтен нәрсәдән чистартырга һәм аны калган участоктан 0,4 метр киңлектәге минераллаштырылган полоса белән аерып алырга кирәк.
Кул астында, һичшиксез, беренчел янгын сүндерү чаралары – су, ком, көрәк, шулай ук янгын сүндерүчеләрне чакыру өчен кесә телефоны булырга тиеш.
Янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган: сезгә 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.