+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июнь 2022, 14:15

Юлдагы һәр хилафлык өчен җәза бар

Кайсы очракта да җавап тотарга туры киләчәк.Юл йөрү кагыйдәләренә ярашлы, ике транспорт чарасының бәрелешүе генә авария буларак теркәлә, дигән фикер ялган. Күптән түгел Уфада пассажир транспорты катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Авария иртәнге 8дә Фронт бригадалары урамында була.

Юлдагы һәр хилафлык өчен җәза бар
Юлдагы һәр хилафлык өчен җәза бар

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 61 яшьлек шофер “НефАЗ” автобусы белән идарә иткәндә башта – коймага, шуннан соң бинага барып бәрелгән. Нәтиҗәдә, зыян күрүче кеше юк. Зур матди зыян автобуска да, бинага да, коймага да китерелгән.

Әлеге автобус 74нче маршрут буенча хәрәкәт иткән, салонда бер пассажир һәм кондуктор булган. Әлеге юл-транспорт һәлакәтенә бәйле тулырак мәгълүматлар ачыклана.
Авариядә автобус шоферы гаепле булса, ул үз җәзасын алачак, чөнки юл йөргәндә машиналар бәрелешенә генә түгел, ә корылмалар, йортларга бәрелүдә гаепле водительләргә дә җаваплылык каралган. Әйткәндәй, бу сәбәп буенча таныклыктан мәхрүм итү вакыты ел ярымга кадәр була ала.
Русиянең ЮХХДИ начальнигы Михаил Черников моңа аңлатма бирә. Быел кыш шундый вакыйга була. Бер машина юлдагы ачык канализация коесына барып менә. Нәтиҗәдә, әлеге каршылык автомобильне читкә алып ташлый. Шунда машина шәхси йортның коймасына бәрелә һәм бераз зыян сала. Машина хуҗасы, төшеп, йорт хуҗасының чыкканын көтә. Әмма беркем дә күренмәгәч, юлын дәвам итә.

Ләкин бер айдан соң үзен шушы йортның хуҗасы дип таныткан хатын, шоферга шалтыратып, авария булган урынны ташлап киткән өчен машина йөртүченең таныклыгыннан мәхрүм ителәчәген хәбәр итә. Әлеге ир Михаил Черниковка мөрәҗәгать итә. ЮХХДИ начальнигы “йорт хуҗасының дәгъвасы урынлы” дигән җавап бирә. Баксаң, йортка видеокамера урнаштырылган булган һәм шундагы язма аша машина хуҗасының кем икәнлеген ачыклыйлар. Йорт хуҗасы, китерелгән зыян өчен компенсация таләп итеп, шофер өстеннән полициягә гариза яза. Әгәр кеше китерелгән зыянны каплатудан баш тартса, ул ел ярымга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәк.

“Юл йөрү кагыйдәләре кодексы”ның 12.27 мәддәсендәге 2нче өлешенә ярашлы (“авария урынын ташлап китү”), машина хуҗасы 15 тәүлеккә кулга алынырга, яки 1 елдан 1,5 елга кадәр таныклыгыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Бу очракта суд карарына кадәр йорт хуҗасы белән килешенгән хакны түләп, административ җаваплылыктан котылып калып була. Мондый җаваплылык барлыгын барлык транспорт хуҗалары да белеп торырга тиеш, чөнки бу машинага гына түгел, башка транспорт чаралары белән китерелгән зыянга да кагыла”, – ди ЮХХДИ начальнигы Михаил Черников.
Үзеңә дә, башкаларның милкенә дә зыян китермәс өчен юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү зарур. Юлларыгыз имин булсын!

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: