Иртәнге сәгать 10да Уразбай - Иткол автоюлының сигезенче километрында "Фольксваген Туареаг» машинасы руле артында булган 32 яшьлек водитель машина белән идарә итә алмыйча кюветка чыгып очкан. Кызганычка каршы, водитель һәм аның 24 яшьлек пассажиры үлгәннәр.
32 яшьлек пассажир авыр җәрәхәтләр алган.
Һәлак булучыларның хәвефсезлек каешларын эләктермәүләре ачыкланган, шуңа күрә алар машинадан чыгып очкан.
Фото: Башинформ агентлыгы