+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июнь 2022, 12:07

Бүген гашыйклар хисләрен яшермәсен!

Ә кияүгә чыкмаган кызлар аралашканда сак булсын. Ни өченме? Хәзер беләбез!

Тормышыгызга бәхет җәлеп итәсегез килсә, бүген җиң сызганып, җыештыру эшләренә керешегез. Моңа кадәр кул җитмәгән почмаклардан да тузанны сөретегез, кирәкмәгән әйберләрдән арыныгыз.

14 июньдә урманга чыгып, дару үләннәре җыю да бик хәерле эш санала икән.

Ир-егетләр, сөйгәннәрегезне үпкәләткән булсагыз, бүген һичшиксез гафу үтенергә кирәк! Хәтта үзегезне гаепле тоймасагыз да. Югыйсә, сәламәтлегегез белән проблемалар башланырга мөмкин.

Гашыйклар бүген хисләрен яшермәсен! Сөюегезнең көчле икәнен белдерсәгез, мәхәббәт эчендә, матур тормышта яшәрсез.

Кияүгә чыкмаган кызлар бүген бик таныш булмаган егетләрнең артык “сайрап”, күңелләрен яуларга тырышуларына ышанмасын. Алданырга мөмкиннәр.

Бүген койма кую белән шөгыльләнми торыгыз. Башка көнгә калдырыгыз.

Бүген төнлә күргән төшегезне кайчан онытасыз, ул шунда чынга ашачак.

14 июньдә туган кешеләрнең тормышы да үзенчәлекле була икән. Алар бар нәрсәгә дә ашыкмыйча гына, соң ирешә. Соңлап гаилә кора, йорт сала. Алмаз ташы аларга бәхет китерә.

Фото: nastol.com.ua

Автор:Ляйсан Якупова
Читайте нас: