

Көн аяз, кояшлы һәм җиле җылы булып, чакмагышлыларга, кайткан кунакларга бәйрәм итәргә мөмкинлек бирде. Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев бәйрәмгә җыелучыларны тәбрикләп, районның хезмәт уңышлары белән таныштырды. Чынлап та, сабантуй – барыннан да бигрәк, җирдә тир түккән игенчеләрнең, терлекчеләрнең зур бәйрәме. Аларның фидакарь хезмәте белән генә табыннарыбыз мул, тормышларыбыз имин. Алдынгы авыл эшчәннәре сәхнә түренә чакырылып, аларга мактау кәгазьләре, акчалата бүләкләр тапшырылды.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның котлавын җиткерде, Чакмагыш районы хезмәтчәннәренең республика авыл хуҗалыгына зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Украинадагы хәрби операциядә һәлак булган Данил Вәлиев һәм Айнур Раяновның истәлеген халык бер минут тынлык белән искә алды. Аларга багышлап махсус стенд әзерләнгән, әти-әниләре хөрмәтләп чакырылган иде.
Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең Бөтенрусия профсоюзлар берлегенең республика комитеты рәисе Рәшит Харрасов, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Вадим Соколов, Ирек Усманов, “Атайсал” проектын башлап җибәрүчеләрнең берсе Фәрит Гыйндуллин алдынгыларга дипломнар, бүләкләр ташырды, язучы Дилбәр Булатова якташларына Башкортстан Язучылар берлегеннән, “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларыннан сәлам сүзләре юллады.
Ачык һавада оештырылган, “Дуслык тирмәләре” дип аталган тарихи-этнографик күргәзмәләр тулы бер комплекс тәшкил итте. Биредә районда яшәүче төрле милләт халыклары турында бай мәдәни мәгълүмат алырга мөмкин иде.
Авыл хуҗалыгы техникасы, алдынгылар парады, җиңел атлетика эстафетасы, ат чабышлары, милли, спорт ярышлары, һәртөрле уеннар, аттракционнар, тир – карарлык та, катнашырлык та тамашалар күп булды. Машина белән сыер савучылар, механизаторлар, бригадирлар өчен аерым бәйгеләр оештырылган иде. Район Мәдәният йортының иҗат коллективы, район үзешчәннәре, укучы балалар катнашлыгында зур бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Башкортстанның атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты Рәдиф Зариповның чыгышы чакмагышлылар күңеленә аеруча хуш килде.
Сабантуй якты һәм онытылмас тәэссоратлар бүләк итте.
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.