+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 сентябрь 2022, 11:20

Путин өлешчә мобилизация игълан итте

Русиядә бүгеннән өлешчә мобилизация игълан ителә.

Путин өлешчә мобилизация игълан итте
Путин өлешчә мобилизация игълан итте

Президент Владимир Путин Русиядә өлешчә мобилизация турында белдерде.

Хәрби хезмәткә чакыру запаста торучыларга һәм, барыннан да элек, Кораллы Көчләр сафында хезмәт иткәннәргә, билгеле бер хәрби белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәсе булганнарга гына кагылачак.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар анда җибәрү алдыннан мотлак рәвештә өстәмә хәрби әзерлек узачак. Оборона предприятиеләрен матди, ресурс, финанс яктан тәэмин итүнең барлык мәсьәләләре тиз арада хәл ителергә тиеш.

Путин ассызыклавынча, Русия ЛХР, ДХР, шулай ук Украинаның Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә референдумнарны хәвефсез үткәрүне тәэмин итү өчен кирәк булганның барысын да эшләячәк.

"Көнбатышның максаты - безнең илне куркыту, таркату һәм юк итү. Алар 1991 елда Советлар Союзын җимерә алулары турында турыдан-туры сөйли, ә хәзер Русиягә чират җитте, аларның планы буенча, ул күп кенә дошман төбәкләргә һәм өлкәләргә бүленергә тиеш», - диде дәүләт башлыгы русиялеләргә мөрәҗәгатендә.



Фото: вести.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: