"Башгидрометүзәк" 7 һәм 8 октябрьгә һава торышы фаразын хәбәр итте. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республикада көчле булмаган яңгырлар һәм уртача җил булуы көтелә. Һава температурасы 12 градуска кадәр күтәреләчәк.
Бүген, 7 октябрьдә, бераз яңгыр явуы, шулай ук уртача җил булуы көтелә. Көндез һава температурасы +7, +12 градус булачак.
8 октябрьдә, шулай ук, аз гына яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача. Төнлә һава температурасы +3, +8, көндез +7, + 12 градус булачак.
Фото: Горобзор.ру сайтыннан