+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 октябрь 2022, 21:30

Бәхетле картлык шундый була

Үрнәкле тормыш юлы үткән 90 яшьлек хезмәт ветераны Асия Садыйкова бүген якыннарының игелеген күреп яши.

Бәхетле картлык шундый була
Бәхетле картлык шундый була
Гомер көзләренә аяк басканда янәшәңдә якыннарыңның тирән кайгыртуын тою, аларның кадер-хөрмәтендә, һәр туар таңга куанып, мул тормышларга шөкер итеп яшәү бәхетле картлыкның үзедер. Барлык гомере хезмәттә үткән, биш бала тәрбияләп үстергән 90 яшьлек хезмәт ветераны Асия Садыйкова да бүген якыннарының игелеген күреп куана.

Асия Мөхәммәтсафа кызы Кырмыскалы районының Кабак авылында туып-үсә. Бик тәртипле, хезмәт сөйгән, җыр-моңга гашыйк гаиләдә тәрбияләнә ул. Үсеп буй җиткәч, Иске Кыешкы авылы егете белән таныша. Берничә тапкыр күрешеп-сөйләшкәннән соң, бер-берсенә гашыйк була яшьләр. Егет тә сыната торганнардан түгел: төскә чибәр, бөдрә чәчле, зифа буйлы, армиядә хезмәт итеп кайткан. Баскан урынында ут чыгара торган, чая, үткер һәм чибәр кыз егетнең күңелен бик тиз яулый һәм Ибраһим яучы җибәреп, Асияның ризалыгын ала.
Туйлап, кыңгыраулы атларда 1954 елның язында Асия Иске Кыешкы авылына килен булып төшә.
Ибраһимның әнисе – Фәрхинур апа яшьләргә акыллы киңәшләрен биреп, кулыннан килгәнчә яр­дәмләшеп, эштән кайтуларына җылы ашларын пешереп, якты йөз белән көтеп тора. Килен-каенана 28 ел барлык авылдашларына үрнәк булып, бик тату яшиләр.
– Ярый әле каенанам әйбәт булды: эшкә китсәм – кайгысыз, кайтуыма балалар караулы, өй җылы. Мине бик күп эшкә өйрәтте, – дип, Асия апа каенанасын һәрвакыт рәхмәт сүзләре белән искә ала.
Асия апаның барлык хезмәт юлы урындагы колхоз белән бәйле: бакчада да, тегермәндә дә, чөгендер басуларында да эшләргә туры килде аңа. Кайда гына эшләмәсен, намуслы эше, уңганлыгы, ярдәм­челлеге белән аерылып торды. Ибраһим абый хисапчы, байтак еллар төзүче булды. Икесе дә “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булып, хаклы ялга чыктылар. Үрнәкле гаилә биш бала тәрбияләп үстерде. Кызганычка каршы, Ибраһим абый якты дөньядан иртәрәк китеп барды. Ялгызлык ачысына бала кайгысы да кушылды – Исмәгыйль исемле уллары гүр иясе булды. Кече уллары Әнәс нефтьче, Краснокама районында яши. Хәзер ул да хаклы ялда инде. Кызлары Зәлия, Гөлфия, Наҗиянең дә уңганлыклары әти-әнисеннән. Үз тормышларын корып, күркәм гомер итәләр. Наҗия пешекче булып эшләп, хаклы ялга чыкты. Зәлия — Иске Кыешкы авылында сатучы, ә Гөлфия күрше авылда урнашкан ат заводында эшли. Асия апа балалары белән горурлана, аларның тормышларына шатланып бетә алмый.
Асия Садыйкова җыр-моңга да әвәс. Күптән түгел генә балалары, оныклары, туганнары җыелышып, аның 90 яшен билгеләделәр. Олы яшьтә булуына карамастан, Асия апа биеп тә ала, җырлап та җибәрә. Күңеле белән һаман яшь әле ул, картлыкка бирешми.
Авыл клубында узган чаралардан да читтә калмый. Сәхнәгә чыгып җырлар башкара, үзе иҗат иткән шигырьләрен укый.
Авылдашларының ихтирамын яулаган, бик яхшы кеше ул. Сәламәт тормыш алып бара, басынкы холыклы, мәгънәле итеп сөйләшә, ахирәтләренең хәлләрен белешеп тора. Мондый кешене ничек яратмыйсың, хөрмәт итмисең инде?! Бар яклап та үрнәк ул безгә!
Әлеге вакытта кызы Зәлия тәрбиясендә яши. Олы яшьтә булуына карамастан, йорт эшләрендә булыша, кош-кортларны караша.
– Кызу үзен бетерә, әкрен эшен бетерә, – ди Асия апа. – Мин җайлап кына торам, кызым эшкә киткәч, йорт эшләрен караштырам, биш вакыт намазымны да калдырмыйм.
Менә шулай, һәр туган таңга сөенеп, балалары белән горурланып, якыннарының саулыгына, илебезнең иминлегенә догалар кылып, бүгенге тормышыннан канәгать булып, үз көенә яши бирә хезмәт ветераны.

Зәлифә ГАДЕЛШИНА,
мәгариф ветераны.
Кырмыскалы районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: