+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2022, 19:56

Бозлавык һәм тайгак нәрсәсе белән аерыла?

Тиздән бу хакта белү мөһимлеге артачак.

Бозлавык һәм тайгак нәрсәсе белән аерыла?
Бозлавык һәм тайгак нәрсәсе белән аерыла?

Бозлавык кайда: юлларда һәм тротуарларда, сәбәбе: температура алышынганда суның туңуы. Тайгак кайда: вертикаль һәм горизонталь урында, сәбәбе: температура түбән булганда туңган өске катламга явым-төшемнең явуы.

Бозлавык һәм тайгак вакытта үзеңне нинди хәвеф астына куймаска - бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәлеге белгечләре аңлата:
  Аяк киемегезгә игътибар итегез: таймый торганын сайлагыз.
  Бозланган баскычлар һәм күтәрмиләр иң куркыныч урын булып саналганын хәтерегездә тотыгыз. Тотынып менеп-төшегез. Өйдән вакыт запасы белән чыгырга тырышыгыз.
  Аяк астына карап йөрегез, хәвефле урыннарны әйләнеп үтәргә тырышыгыз. Бозлы «күлләвекне» урау мөмкинлеге юк икән, чаңгыдагы кебек, кечкенә адымнар белән үтегез.
  Юлда үтә игътибарлы булыгыз - ашыкмагыз һәм йөгермәгез.
  Юлның яктыртылган участкаларын сайлагыз.
  Тайгак урыннарны әйләнеп үтәргә тырышыгыз.
  Табаныгызга тулысынча басыгыз, тубыкларны әз генә бөгеп тыныч атларга кирәк.
  Куллар мөмкин кадәр буш булырга тиеш, авыр сумкалар алмаска һәм кулларны кесәгездә тотмаска тырышыгыз - бу егылу ихтималлыгын арттыра.
  Әгәр таеп китсәгез, утыра төшегез, егылу биеклеген киметегез. Егылган вакытта оешырга һәм, кырыйга тәгәрәп, җиргә бәрелүне җиңеләйтергә тырышыгыз. Кулыгызда тоткан әйберләрне коткарырга тырышмагыз. Торырга ашыкмагыз, үзегезне капшап карагыз - имгәнгәнмәгәнсез микән. Үтеп барган кешеләрдән ярдәм сорагыз. Әгәр яныгызда кешеләр булса, элек тубыкланыгыз, шуннан аякка басыгыз да ипләп кына күтәрелегез.

Исегездә тотыгыз: аркага егылу аеруча куркыныч, чөнки баш мие селкенүе мөмкин. Җәрәхәт алган очракта, медицина ярдәме сорап, кирәк табипка мөрәҗәгать итегез.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: