+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2022, 01:05

Юл хаталарны кичерми!

Ул тәҗрибәле шоферлардан да, яңа гына руль артына утыручылардан да уяулык һәм игътибар таләп итә.Шушы көннәрдә Чишмә районында үлемечле авария булган. Юл-транспорт һәлакәте Чишмә – Аксен – Кыргыз-Миякә юлының 28нче чакрымында теркәлгән. “Toyota RAV4” машинасына идарә иткән 63 яшьлек ир кюветка барып төшә, аның автомобиле каплана. Ир шунда ук җан бирә. Республиканың ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, һәлак булган кешенең машина йөртү стажы 44 ел булган. Хәзерге вакытта фаҗига сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыклана.

Бүздәк – Чакмагыш – Дүртөйле автоюлының 64нче чакрымында булган авария дә күпләрне тетрәндерде. Бу төнне Благовар районыннан 57 яшьлек водитель идарә иткән “Volkswagen Caravelle” автомобиле һәм Пенза өлкәсендә туып-үскән 40 яшьлек ир руль артында булган “МАЗ” йөк машинасы бәрелеште.
Көчле бәрелү нәтиҗәсендә дүрт пассажир шул урында һәлак булган, аларның икесенә – 68, берсенә – 65, шоферның хатынына 40 яшь булган. Минивенны йөртүче һәм аның өч пассажиры, шул исәптән 6 яшьлек бала, авыр җәрәхәтләр алган. Соңрак дәваханәдә янә бер пассажир вафат булды. Хәзерге вакытта табиблар башкаларның гомере өчен көрәшә.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, “Volkswagen” шоферы икенчел юлдан чыгып килгәндә маневрның хәвефсезлегенә инанмаган һәм авариягә юл куйган.
Авария урынында вакыйгаларның сәбәпләрен һәм хәл-шартларын ачыклау өчен ярдәм итүче берничә экспертиза билгеләнгән. Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы буенча бүлегенең тикшерү бүлеге хезмәткәре җинаять эше кузгаткан.
“Хөрмәтле шоферлар, юлларда сак булыгыз. Һәр хәрәкәтегез турында җентекләп уйлагыз. Юл хаталарны кичерми!” – дип мөрәҗәгать итте республиканың ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов машина йөртүчеләргә.

Салкыннар килде, янгыннардан сак булыйк!

Республикада янгын хәвефсезлегенә аерым игътибар бирелә торган чор башланды.
Республика торак фондының яртысы янгын хәбәрчеләре датчиклары белән җиһазландырылган. Аларның эшләве нәтиҗәсендә 2016 елдан алып 747 кеше, шул исәптән 280 бала янгыннан коткарылды. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров хәбәр итте.
– Без зона принцибы буенча эшләүче мобиль профилактика төркемнәрен формалаштырдык. Быел алар 5 меңнән артык рейд уздырды. Анда 48 мең шәхси йорт һәм фатирның янгынга каршы торышы тикшерелде. 45 мең янгын хәбәрчесе датчиклары тапшырылды. Яңа ел бәйрәмнәре чорында өстәмә рәвештә янгынга каршы хезмәтләрнең эшен көчәйтәбез. Узган еллар тәҗрибәсе күрсәтүенчә, күрелүче профилактик чаралар уңай динамика бирә, – дип билгеләп үтте ул.
Янгын хәбәрчеләре датчиклары йортларга, фатирларга куела. Ә мичкә ягып җылытылган мунча хуҗаларның аерым игътибарын таләп итә.
Шушы көннәрдә Миякә районының Чытырбаш авылында фаҗига булган. Ашыгыч ярдәм хезмәтенә төнлә Киров урамындагы янгын турында хәбәр килә. Анда мунча янган. Янгын сүндерүчеләр утны сүндергән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, янгынны сүндерү барышында 21 яшьлек кызның мәете табылган. Тагын 19 һәм 18 яшьлек егетләргә табибларның ярдәме таләп ителгән. Алар да мунчада булган.
Гадәттән тыш хәлләрнең сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыклана. Урында тикшерү-оператив төркем эшли.


Резида ВӘЛИТОВА әзерләде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: