Авария нәтиҗәсендә авыр җәрәхәтләр алган өлкән яшьтәге парны дәваханәгә илткәннәр. Шофер вакыйга урыныннан качкан. Тиздән Карл Маркс урамында машинаны табалар, ә аның хуҗасын яшәү урыны буенча табып тоткарлыйлар. Аның спиртлы эчемлекләр кулланган булуы ачыкланган.
Уфада билгесез водитель җәяүлеләр кичүендә 11 яшьлек баланы бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте 18 ноябрьдә иртәнге 9 сәгатьтә Шота Руставели урамында булган. Авария нәтиҗәсендә балага табиблар ярдәме кирәк булган. Ә менә вакыйганың гаепле кешесе юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.
Әлеге вакытта административ тикшерү бара. Авариягә шаһит булган, яки бу хәл турында мәгълүматка ия булучылардан 02, 237-02-02 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар. Мондый очракта һәлакәткә тарыган кешенең язмышын санаулы минутлар хәл итә, онытмагыз, алар сезнең кулда булуы мөмкин!
Кышкы юлда аеруча сак булу турында тагын бер тапкыр хәтергә салып кую да артык булмас. Шулай, Әлшәй районында Стәрлетамак – Раевка автомобиль юлының 89нчы чакрымында 71 яшьлек кеше “ВАЗ-2106” автомобилендә һәм Стәрлетамакта яшәүче 25 яшьлек водитель “ВАЗ-2112” машинасында бәрелешкәннәр. Юл-транспорт һәлакәтендә “ВАЗ-2106” йөртүчесе һәм аның 76 яшьлек хатыны төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.
ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, юлның бу участогында көрт салу очраклары теркәлгән. Әлеге сырынтылар теләсә нинди транспорт чарасын юл траекториясен үзгәртергә мәҗбүр итә ала. Шуңа күрә кышкы чорда машинаны аеруча сак йөртү сорала. Һава торышының даими үзгәрүе – көчле салкыннардан җылытуга кадәр җитүе юл-транспорт һәлакәтләренең артуына китерә.