+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2022, 08:38

Бу юлны урап узыгыз!

Уфадан чыгу юлын дөрес сайларга чакыралар.

Кичә төнлә Самара - Уфа - Чиләбе автомобиль юлының 1480 чакрымында үлемечле авария булган.

Беренче мәгълүматларга караганда, "Scania" йөк машинасының хәрәкәт иткән вакытта кузовы ачылган, ул төзелеп килүче җәяүлеләр өчен җир өсте кичүен бәрдергән, дип хәбәр итә республика Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә күперне каплау плитәсенең өлешчә җимерелүе күзәтелә. "Скания" йөртүчесе җәрәхәтләрдән үлә. Урында ашыгыч хезмәтләр эшли. Барлык кирәкле чаралар күрелә.

Хәзерге вакытта хәрәкәт тулысынча ябылган, җимерелү нәтиҗәләрен бетерү өчен ике кран эшли. Карпово-Базилеевка аша юл йөрү оештырылган. Шоферларга бу юнәлештә үз маршрутларын алдан планлаштырырга кирәк.


Җир өсте җәяүлеләр кичүе зонасында юл-транспорт һәлакәте булу сәбәпле, «Урал» М-5 автомобиль юлының 1492нче чакрымында транспорт чишелеше аша әйләнеп узучы маршрутны, ягъни Уфа шәһәре аша "Урал" М-5нең 1465нче чакрымда (Ырынбур чишелеше) транспорт чишелешенә чыгу юлы белән файдалануны сорыйлар.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: