+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 декабрь 2022, 08:15

Кышкы юлда аеруча игътибарлы булыгыз!

Бозлавык бер генә хатаны да гафу итми.Шушы көннәрдә Архангель – Красноусол юлының 60нчы километрында үлемечле авария бул­ды. Анда “Hyundai Solaris” белән “Nissan Almera” бәрелеште.

Кышкы юлда аеруча игътибарлы булыгыз!
Кышкы юлда аеруча игътибарлы булыгыз!

Авария нәтиҗәсендә “Ниссан”дагы 56 яшьлек пассажир хатын һәлак бул­ды. Ике машинаның водителенә дә медицина ярдәме таләп ителде. Вакыйга урынында эшләүче белгечләр юл-транспорт һәлакәтенең ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклый.

Стәрлетамак шәһәренең Бабушкин урамында 53 яшьлек кеше “Форд Фокус” белән идарә иткәндә, җәмәгать транспорты тукталышына бәрелеп, машинасын әйләндерә.
Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче вакыйга урынында җан бирә. Бу кеше хәвефсезлек каешын каптырмаган булган. Авариянең сәбәпләре тикшерелә.

Архангель районында Уфа – Инҗәр – Белорет юлының 87нче километрында теркәлгән авария нәтиҗәсендә бала белән ана каза күргән. Башкортстан буенча ЮХХДИдән хәбәр итүләренчә, “Лада Ларгус” руле артындагы Белоретта яшәүче 39 яшьлек хатын, кар яву һәм юлларга кар салу сәбәпле, машина белән идарәне югалтып, кюветка төшеп киткән һәм ахырда юл отбойнигына бәрелгән. 15 яшьлек улы белән бергә хатынны дәваханәгә озатканнар.

Шул ук көнне “Система-112” шалтыратуларын кабул итү үзәгенә Р-240 Уфа – Ырынбур трассасында юл һәлакәте теркәлүен хәбәр иткәннәр. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълү­матлары буенча, “Kia Spectra” автомобиле водителе, идарәне югалтып, юлдан кюветка төшеп киткән һәм машина әйләнгән. Авариядә каза күргән ир белән хатын дәваханәгә барудан баш тарткан.
Вакыйга урынына Булгаково авылыннан янгын сүндерүчеләр һәм башка махсус хезмәтләр килеп җиткән. Бәхеткә, аларның кирәге чыкмаган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: