+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 декабрь 2022, 08:10

Янгыннарның күбесенә үзебез сәбәпче

Гади генә кагыйдәләрне үтәмәү катлаулы хәлләргә китерә.Шушы көннәрдә Нижневартовскида биш катлы йортта булган шартлау газдан кулланучыларны янгын хәвефе турында янә бер тапкыр кисәтә.

Янгыннарның күбесенә үзебез сәбәпче
Янгыннарның күбесенә үзебез сәбәпче

Йорт шартлауның сәбәбе – газ баллонын дөрес урнаштырмау һәм дөрес файдаланмау. Фатирларның берсендә ремонт эшләре барган, газ баллонының анда кулланылган булуы мөмкин. Герметиклылыгы бозылган бу газ баллоны өченче катта табылган. Һәлакәт нәтиҗәсендә 15 кеше зыян күргән, шуларның алтысы үлгән, дүртесе медицина учреждениеләренә салынган. Мондый фаҗигаләр булмасын өчен, газ приборларыннан дөрес куллануга аерым игътибар бирү сорала.
Янгын чыккан очракта, кичекмәстән ашыгыч хезмәтләргә шалтыратырга кирәк.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 3 декабрь иртәсендә Дуван районының Мәтәле авылында янгын чыгу турында хәбәр килә. Вакыйга урынына Мәтәле һәм Ярославка авыллары халкы җыела, янгын сүндерүчеләр дә килә.

“Янгын чыгу турында соң хәбәр иткәнгә күрә, пожарныйлар килеп җитүгә шәхси хуҗалык территориясендәге 10х65 метр мәйдандагы аерым торган бүрәнә һәм тактадан салынган бина түбәсенең бер өлеше дөрләп янган була инде.

Кызганычка каршы, 12 баш ат һәм 2 баш үгез янып үлгәннәр. Янгынның сәбәбе ачыклана. Вакыйга урынында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дознавателе эшли.
Әбҗәлил районының Туеш авылында бер йортка ут капкан. Вакыйга урынына Кусим руднигы авылыннан – янгын сүндерүчеләр, Баем авылыннан ирекле янгын сүндерү командасы килгәннәр. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан белдерүләренчә, 34 яшьлек ир янгынны үзаллы сүндермәкче булган һәм бик каты пешкән. Аны Белорет шәһәренең клиник дәваханәсенә озатканнар. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: