"Башгидрометүзәк" синоптиклары якындагы ике көндә республикада һава торышы нинди булачагы турында сөйләде.
Бүген, 16 декабрьдә, бераз кар явачак, аерым районнарда юлларда бозлавык булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә, урыны белән көчле җил булырга мөмкин. Көндез һава температурасы -4, -9 градус булыр, дип көтелә.
Иртәгә дә бераз кар явуы көтелә. Аерым районнарда юлларда бозлавык булачак. Төнлә һава температурасы -8, -13, көньяк-көнчыгыш районнарда -18, көндез -2,-7 градус булачак.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.