+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2022, 15:54

Хәйрия чарасыннан читтә калмыйк!

26 декабрьдә "Уфа-арена" боз-сараенда "Мишкопад" дигән игелекле акция үткәреләчәк.

Хәйрия чарасыннан читтә калмыйк!
Хәйрия чарасыннан читтә калмыйк!
Быел "Салават Юлаев" хоккей командасы һәм "Уфа-уенчык" компаниясе хоккей җанатарлары белән бергә ярдәмгә мохтаҗ балаларга ярдәм итәчәк.

Гөлназ Алтынбаевага 14 яшь, ул кечкенә Буранбай бистәсеннән, яман шеш белән авырый. Дәвалау өчен 1 миллион сумлык "Блинотумомаб" препараты кирәк.

Богдан Дубровский Уфадан, аңа нибары 2 яшь. Аңа колак авыруларының тулы спектры диагнозы куелган. Аңа уң колагына операция ясар өчен 1,2 миллион сум акча кирәк.

26 декабрьдә «Автомобилист» белән матч вакытында Гөлназ белән Богданга ярдәм итеп булачак. «Уфа-Арена» фойесында җанатарлар йомшак уенчыклар сатып алалачак, ә матч тәмамланганнан соң аларны бозга ташлаячак. Кергән акчаларның барысы да хәйрия эшенә тапшырылачак.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: