Соңгы атнада торак-коммуналь хуҗалык темасы янә республика халкы арасында иң популярга әйләнгән. Җиде көндә 687 мөрәҗәгать кергән. Халыкны кар чистарту, электр энергиясе өзелү һәм чүп-чар чыгару проблемалары борчый.
Әйтик, Уфадагы “Первомайский” паркындагы шугалакта фонарьлар янмаган. Бер ханым бу уңайдан чаралар күрүне һәм яктыртуны тергезүне сораган. 1 декабрьдә аның социаль челтәрләрдәге хәбәрен Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары теркәгән, ә башкаланың Калинин районы хакимияте хезмәткәрләре мөрәҗәгатьне контрольгә алган. Икенче көнне үк бу урынга “Уфагорсвет” хезмәткәрләре килә. Белгечләр ачыклавынча, кыска ялганыш нәтиҗәсендә автомат сүнгән булган. Шул ук көнне ул төзәтелгән, прожектор алыштырылган һәм “Первомайский” паркы шугалагында утлар кабынган.
Яктылык проблемасы хәл ителгән тагын бер инцидент. Гафури районының Красноусол авылында яшәүче ханым Крупская урамының караңгылыкка чумуына зарланган. Район хакимияте авыл Советы белән элемтәгә кергәннән соң, “ГИП-Электро” хезмәткәрләре, урынга чыгып, фонарьларны алыштырган.
Уфаның Ушаков урамындагы 84нче йорт ихатасында шугалак ясаганнар, ләкин боз сыйфаты бик начар булган. 9 декабрьдә йортта яшәүчеләрнең берсе социаль челтәрләрдә анда шуып булмавы турында язган һәм шугалакка кабат су сибеп туңдыруны сораган. “Инцидент-менеджмент” системасында теркәлгәннән соң әлеге мөрәҗәгать башкаланың Орджоникидзе районына эшкә юлланган.
Ачыклануынча, хоккей тартмачыгына суны этаплап тутыралар икән. Узган атнада бик салкын булды, ә су тутыруның икенче этабын үткәрү өчен мондый шартлар туры килми. 12 декабрьдә һава торышы үзгәрү белән 37нче Торак-файдалану идарәсе хезмәткәрләре шугалакка икенче тапкыр су тутырган. Хәзер мәйданчык хоккей уйный яки тимераякта шуа белгән егетләрне һәм кызларны үзенә әйдәп тора.
Моңа кадәр хоккей тартмачыгы Әбҗәлил районының Озерное авылы балаларының да хыялы гына иде. Бик теләсәң, хыяллар да томышка аша икән. Авыл халкы хоккей тартмачыгы төзү үтенече белән Кызыл Башкортстан авыл хакимиятенә берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Ел башында шушы хакта социаль челтәрләрдә язганнар. Моның җитди сәбәбе бар. Бистәдә балалардан хоккей командасы оештырылган һәм аңа күнегүләр үтү өчен урын кирәк булган, югыйсә, ата-аналарга аларны күрше авылга шугалакка алып барырга туры килгән.
Мөрәҗәгатьне “Инцидент-менеджмент” тоткан, ә Әбҗәлил районы хакимияте һәм Кызыл Башкортстан авыл Советы эшкә алган. Властьлар авыл халкын ишеткән. Авыл Советының моңа кадәр дә үз хоккей мәйданчыгын булдыру планнары булган, ләкин процессны тизләтергә карар иткәннәр. Район хакимияте һәм авыл Советы хоккей тартмачыгы төзүгә сумманың зур өлешен бүлеп биргән. Чыгымнарның бер өлешен “Алсу” мәчете, урындагы эшкуар каплаган, бистәдә яшәүчеләр үзләре дә акча җыйган.
Хоккей мәйданчыгын төзекләндерү эшләрен быел сентябрьдә башлыйлар. Бу эшкә барысы да кушыла. Декабрь башында Озерное авылында төзелешне тәмамлыйлар һәм шугалакка беренче кат су җибәрәләр. 24 декабрьгә кадәр бозга тагын бер тапкыр су тутырачаклар. Аннан соң тимераякта шуып, хоккей уйнарга мөмкин булачак.
Хакимият вәкилләре урындагы халык башлангычын хуплавы нәтиҗәсендә авылда спорт белән шөгыльләнү өчен менә дигән урын пәйда булган.
Май аенда бер уфалы социаль челтәрләрдә “Тимер юл вокзалы” автобус һәм трамвай тукталышларында түбә элементлары булмауга зарланган. ЦУРның мәгълүмат системаларында теркәгәлгәннән соң, мөрәҗәгать Уфаның Совет районы хакимиятенә җибәрелгән.
Хакимиятнең төзекләндерү хезмәте эшчеләре участокны тикшергәннән соң, зур эш башкарылырга тиешлеген ачыклаган. Тәүдә материал сатып алуга заявка биргәннәр. Июньдә беренче партияне алганнар һәм трамвай тукталышы түбәсен ремонтлаганнар. Ноябрьдә материалларның чираттагы партиясе килгән, һәм районны төзекләндерү хезмәткәрләре “Тимер юл вокзалы” автобус тукталышы ягыннан түбә элементларының җитешмәгән өлешен урнаштырган.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.