+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 декабрь 2022, 05:10

Халыкларны берләштерә мәгърур батыр һәйкәле!

Генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка мемориалы – Ватан сагына баскан барлык яугирләребезгә тирән хөрмәт һәм ихтирам билгесе.

Халыкларны берләштерә мәгърур батыр һәйкәле!Халыкларны берләштерә мәгърур батыр һәйкәле!
Халыкларны берләштерә мәгърур батыр һәйкәле!
2022 елдагы вакыйгалар күп кешенең тормышын һәм тормышка карашын үзгәртте. Ә иң мөһиме ел вакыйгалары бөтен ил халкын берләштерде. Русия Герое, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка Уфада ачылган һәйкәл исә барлык төбәк халкын берләштерүче символга әверелде!

Тарихтан билгеле булуынча, Бөек Ватан сугышы елларында Миңнегали Шәйморатов җитәк­че­легендәге 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары нәкъ Совет мәйданыннан фронтка юллана. Биредә Русия Героена куелган һәйкәл – илебез азатлыгы өчен башын сал­ган барлык Башкортстан кешеләренә дан һәм хөрмәт билгесе.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, һәйкәл Русия Федера­циясенең халык рәссамы Салават Щербаков белән Башкортстан Рес­пуб­ли­ка­сының атказанган архитекторы Константин Донгу­зовның уртак проекты буенча төзелгән монументаль ан­самбль­нең үзәге булып тора. Ике яктан, постаментны колач­лаган колонна – халыкның дошманга каршы берлә­шүе символы. Бу әлеге хәл-шартларда аеруча мөһим, чөнки нәкъ бүген ватаныбыз сакчылары илебез­нең бәхетле киләчәге өчен көрәшкәндә, халык бер­ләшергә тиеш.
Русия Герое Миңнегали Шәйморатов сыны кавалерия һөҗүменең киеренке мизгелен­дә күрсәтел­гән. Генерал-майорның героик шәхесендә башкорт халкының иң яхшы сыйфатлары гәүдәләндерелеп, бу скульп­тура композициясендә чагылыш таба, анда һәр элемент уйланылган һәм символик мәгънәгә ия. Постамент фасадында Русия Герое Йолдызы беркетелгән геральдик калкан урнаштырылган. Анда: “Русия Федерациясе Герое генерал-майор Миңнегали Шәймора­товка” дип язылган.
Постаментның ике ягында Шәйморатов, аның тарихи тамырлары һәм хезмәттәшләре – башкорт сугышчыларының иң яхшы вәкилләре турында сөйләүче рельефлар урнаштырылган, Төркиядә һәм Кытайда хәрби атташе булып хезмәт иткән, инглиз, кытай, татар, уйгыр һәм казах телләрен яхшы белгән разведчик һәм дипло­матның тормышыннан күренеш­ләр су­рәтләнгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген Миңнегали Шәймо­ратов образы ­республика, ил өчен зур мәгънәгә ия. Шушы көннәрдә махсус хәрби опера­циядә Русия Герое исемен йөрткән республика батальоны катнаша. Батальон Миңнегали Шәйморатов исемен горурлык белән йөртә һәм, аның кебек үк, илебез азатлыгы өчен көрәшә. Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадрановның нәкъ шушы батальонда хезмәт итүе дә зур әһәмияткә ия. Ул үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашырга юлланды һәм Миң­негали Шәйморатов исемендәге батальонга җибә­рүләрен сорады.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән булдырылган Шәйморатов ордены да бүген зур әһәмияткә ия. Бүген бу орден белән махсус хәрби операциядә катнашкан егет­ләребез бүләкләнә. Бу гамәл якташларыбызның Миң­негали Шәйморатов кебек батырларча көрәшүен раслый.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас