+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2023, 17:38

Аксәеткә хәсрәт килде...

Салават Фәтхетдиновның туган авылында бу кайгыны беркемнең дә кабул итәсе килми.

Аксәеткә хәсрәт килде...
Аксәеткә хәсрәт килде...

Бүген яраткан җырчыбызның туганы вафат булуы турында хәбәр иткән идек.

«Электән салкын тидергән булдымы икән, бәлки ковид белән дә авыргандыр. Бик озак ютәлләп йөрде инде ул. Соңгы арада тыны да бетә башлады. Ижау шәһәренә барып тикшеренүләр узганнан соң, үпкәсенә тулысынча зыян килгән, дип кайтарып җибәрделәр. Тәтешле хастаханәсендә дәваланды. Хәле тагын да авырайгач, Нефтекамскига алып киттек. Анда 6 көн ясалма сулыш алдыру аппараты белән ятты. Кызганыч, табиблар ярдәм итә алмады. 8 гыйнвар көнне сеңлем мәңгелеккә күзләрен йомды», – дип сөйләгән аның энесе Айдар «Интертат» хәбәрчесенә.

Лилиянең 2 улы ятим калган. «Быел олы улын бик сөенеп армиядән каршы алган иде. Украина чигендә хезмәт иткәнгә, барыбыз да борчылып тордык. Туй ясаган кебек табыннар корып, туганнар белән бергә каршыладык. Кечкенә улы 9 сыйныфта укый. Әтиләре дә мәрхүм инде. Аксәеттә әни белән бергә яшиләр иде. Анда безнең Салават абый ярдәме белән салынган зур йорт. Балалар әлегә әни карамагында калалар. Тик ул да авырый инде, үзенә дә күз-колак булып торырга кирәк. Олы улы җаваплы булып калды хәзер, без дә кайтып йөрербез», – дип сөйләгән Айдар Фәтхетдинов.

Айдар Фәтхетдинов кичә абыйсы Салават Фәтхетдиновның Чаллыда узган туган көн концертында чыгыш ясарга тиеш булган. «Салават абый үзе дә «нишлик икән» дип шалтыраткан иде. «Концертыңны куй, билетлар сатылып беткән, халык көтә», – дидек.

Лилияне җирләргә бик күп халык килде. Яшь кеше, туганнар, дуслары күп. Барысына да ихлас рәхмәтемне белдерәм», – дигән Айдар.

Бу хакта тулырак: intertat.tatar

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: