+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2023, 15:15

Башкортстан - иң аек республика

Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендәге утырышта «Аек авыл» 4нче республика конкурсын үткәрү срокларын үзгәртү турындагы карар проекты хупланды.

Башкортстан - иң аек республика
Башкортстан - иң аек республика

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, әлеге чара үзенең нәтиҗәлелеген һәм актуальлеген раслады.

- Узган елда «Аек Русия» федераль проекты кысаларында үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре буенча Башкортстан Идел буе федераль округы буенча Русия төбәкләренең аеклык рейтингын җитәкләде, – дип ассызыклады Андрей Назаров. - Федераль рейтингта без 22дән 16нчы позициягә күтәрелдек. Моннан тыш, 2020 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы буенча конкурсның приз фонды 1,5 млн. сумнан 40 млн. сумга кадәр арттырылды.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, «Аек авыл» конкурсы – авыллардагы тормышны үзгәртергә, сәламәт яшәү рәвешен сайларга, халыкның физик һәм рухи-әхлакый торышын яхшыртырга, аларны уртак максат өчен бердәм командага берләштерергә булышучы уникаль проект, дип билгеләде.

- Мәдәни һәм спорт чараларыннан тыш, авыл халкы арасында наркологлар, психотерапевтлар, мәгариф, опека, мәшгульлек үзәкләре белгечләре катнашлыгында гаилә консультацияләре, шулай ук юристларның бердәм түләүсез консультация көннәре дә аеруча зур ихтыяҗга ия, – дип дәвам итте Ленара Иванова. – «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясен тормышка ашыру кысаларында муниципаль этапта җиңүче булган торак пунктларга күчмә Сәламәтлек үзәкләре чыгачак.

Министр, шулай ук, исерек килеш җинаять кылу күрсәткече кимүнең уңай тенденцияләрен, шулай ук алкогольле продукция белән агуланулар санын киметүне характерлаучы берничә санны да әйтеп үтте. 2021 елда исерек килеш җинаять кылган кешеләр саны республикада 7,8 процентка кимегән, үткән елның гыйнвар-ноябрь айларында да 12,4 процентка кимү күзәтелә. 2021 елда алкоголь белән агуланудан 57 кеше үлгән, бу 2020 елдагы белән чагыштырганда, 22%ка кимрәк һәм, 2018 елдагы белән чагыштырганда, 4 тапкыр диярлек азрак. Болар барысы да - Эчке эшләр, Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыклары һәм битараф булмаган авыл кешеләренең уртак эше нәтиҗәсе.

Хөкүмәт утырышында «Аек авыл» республика конкурсын уздыруның түбәндәге сроклары хупланды: үткән елның 1 августыннан 30 ноябренә кадәр - муниципаль этап, 1 декабрьдән быел 30 апрельгә кадәр – республика этабы. Йомгаклау тантанасы апрельдә "Торатау" Конгресс-холлында узачак.

Ахырда Андрей Назаров Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына конкурс үткәннән соң «Аек авыл» статусын саклап калган җиңуче авылларны стимуллаштыру чараларын уйларга кушты.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: