+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2023, 13:53

Дүрт сәгать ут булмаса – бу бәла

"Башинформ" мәгълүмат агентлыгында бу хакта брифинг узды.

Яңа ел бәйрәме көннәрендә температураның гадәттән тыш түбән булуы аркасында кайбер урыннарда электр тәэминәте туктап торды, нәтиҗәдә халыктан күп сораулар килде. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров кешеләрнең бу ризасызлыгын гадел дип атады һәм тиешле оешмаларга мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кушты.

Республиканың муниципаль берәмекләрендә чатлама суыкларда электр энергиясе системасындагы аварияләр һәм соңыннан аларны кисәтү буенча күрелгән чаралар турындагы брифингта Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрының беренче урынбасары Тимур Герасимов, Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Черенков, Уфаның Октябрь район хакимияте башлыгы Сергей Плотников, Иглин район хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова, Уфа район хакимияте башлыгы Валерий Угаров, шулай ук электр челтәре оешмалары җитәкчеләре сөйләде.

Дмитрий Черенков әйтүенчә, вакытлыча электр бирү тукталу монда халык саны арта баруга да бәйле. Уфа районында, мәсәлән, Вилорик Угаров билгеләгәнчә, ел саен гомуми мәйданы 300 мең чамасы квадрат метр булган торак йортлар төзелә, димәк, электр челтәренә дә кискенлек артканнан арта бара.

"Быелгы кыштагы кебек каты салкын 1979 елдан алып булганы юк, 7 гыйнвардан алып 12сенә кадәр республикада минус 40 градуска кадәр суытты, аерым районнарда 45 градуска кадәр булды, бу энергетика системасында эшләгәннәр өчен зур хезмәт көчергәнеше тудырды", – диде Тимур Герасимов. Аның әйтүенчә, электр уты дүрт сәгаттән артык булмый торса, бу гадәттән тыш хәл дип кабул ителә, электрикларның өстәмә бригадалар эшкә чыгарыла.

Иглин районында 16 мең йорт хуҗалыгына газ әле үтмәгән, аларны хуҗалары электр уты белән җылыта, бу да, табигый, челтәргә көчергәнешне арттыра.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: