-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 гыйнвар 2023, 19:45

Бездә 12 мең белорус яши

Радий Хәбировның Белоруссия агентлыгына биргән интервьюсыннан:- Сез билгеләп үткәнчә, Беларусь белән Русияне икътисади мөнәсәбәтләр генә бәйләми. Республикалар арасында гуманитар элемтәләрне үстерү, мәсәлән, югары уку йортлары арасында тыгызрак элемтәләр оештыру, иҗат коллективлары белән алмашу ниятләнәме?

Бездә 12 мең белорус яши
Бездә 12 мең белорус яши
- Мин Беларусь агросәнәгать комплексының бик көчле фәнни потенциалына игътибар иттем. Без Башкортстан Фәннәр академиясе, бу өлкәдәге фәнни учреждениеләребез, шулай ук машиналар төзелешендәге хезмәттәшлекне көчәйтергә телибез.

Башкортстан Республикасында 12 мең белорус шактый дус тату яши. Мәсәлән, Уфа янындагы Иглин районында 4 мең белорус яши. Анда Балтика авылында Белоруссия тарихи-мәдәни үзәге урнашкан. Бервакыт мин үзем Иван Купала бәйрәмендә катнаштым. Бездә "Сябры" фольклор төркеме бар.

Башкортстанда тыныч һәм тату яшәүче барлык халыклар үз гореф-гадәтләрен, йолаларын, телләрен саклап кала. Бу - хезмәттәшлекнең бик мөһим өлеше.

Төбәкләрнең юбилей форумы алдыннан безгә пленэрга Белоруссия рәссамнары киләчәк. Алар Башкортстанның табигатен үз күзләре белән күрсәтәчәк. Ә үзебезнең рәссамнарыбыз өчен без Беларуська шундый ук сәфәр оештырачакбыз.

Х төбәкләр форумы программасының үзәге "Евразия йөрәгендә славян базары" фестивале булачак. Без анда шул исәптән сезнең башкаручыларны да чакырабыз, алар - «Славян базары» драйверлары. Кызык булыр дип уйлыйм.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: