+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2023, 13:35

“Башкортстан туристларны җәлеп итүчән урыннарга бай!”

Бүген “Хатын-кыз бәхете территориясе” ачык академиясенең телемарафонында республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанда туризм буенча да фикерләрен белдерде.

“Башкортстан туристларны җәлеп итүчән урыннарга бай!”
“Башкортстан туристларны җәлеп итүчән урыннарга бай!”

- Мин еш әйтәм, Башкортстан - яратылмаган төбәк - инвесторлар, халык, туристлар тарафыннан да. Бу безнең гаебебез: без тиешле рәвештә инфраструктура төземәдек һәм тиешле рәвештә бу турыда белдермәдек. Башкортстан туристик яктан җәлеп итүчән урыннарга бай - ул мәдәни, экологик, табигый, археологик һәм тарихи урыннар. Сезнең белән безнең бурыч - барысын да яктырту, яңа үсеш нокталары булдыру, - дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Радий Хәбиров мисалга Мәләвез районының Воскресенское авылын китерде, анда җимерелгән Воскресенский бакыр эретү заводы урнашкан. Тәртип урнаштырылганнан соң авыл чәчәк аткан, туристлар саны күбәйгән. Икенче мисал - Шүлгәнташ уникаль мәгарәсе. Туристлар агымы анда зур булган, җитәкчелек тарафыннан аерым игътибар нәтиҗәсендә анда юллар барлыкка килгән, су үткәрелгән һәм хәзер газ үткәрелә. Бу яхшы кунакханәләр төзү өчен кирәк. Мәгарә үзе мәдәни, тарихи һәм фәнни үзәккә әверелде.

- Хәзер безнең тырышлык Евразия күчмә цивилизацияләр музеен формалаштыруга юнәлтелгән. Минем өчен бу шулай ук шәхси тарих. Моннан ике ел элек Каринэның (Радий Хәбировның тормыш иптәше) туган көне иде, һәм мин Тура-хан мавзолеен карарга барырга тәкъдим иттем, аңарчы анда бер тапкыр да булганым юк иде, - диде Радий Хәбиров. Мин анда килгәч, ничек матур булуына сокландым. Мин шунда ук уйлап куйдым: бу нокта зур потенциалга ия, анда зур музей, этнографик, фәнни, туристлык комплексы үсеш алачак. Безнең Башкортстан бик бай. Без хәзер Башкортстанның барлык энҗеләрен этаплап ачып җибәрәбез.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: