+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2023, 14:55

Ашыгыч ярдәм ашыгыч булсын!

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен үзәкләштерү пациентларга бару вакытын кыскартырга мөмкинлек бирде.

Ашыгыч ярдәм ашыгыч булсын!
Ашыгыч ярдәм ашыгыч булсын!

Башкортстанда ашыгыч медицина ярдәме хезмәте тугыз медицина округы базасында тугыз муниципальара бүлекчәдән, шулай ук Уфа һәм Стәрлетамакта урнашкан психиатрия дәваханәләрендә ике махсуслаштырылган бүлекчәдән тора.

Үткән елда юл-транспорт һәлакәтләренә бригадаларның вакытында барып җитү күрсәткечләре 2,6 процентка арткан. Регламентланган 20 минут эчендә урынга хәзер 97 процент очракта диярлек барып җитәләр. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрнең өлеше арта, алар 1 һәм 2 дәрәҗәдәге травмүзәкләргә эләгә.

Медицина округларының һәрберсендә Бердәм диспетчерлык хезмәте булдыру ашыгыч медицина ярдәме бригадалары белән идарә итүне яхшыртырга, чакыруны вакытында үтәүне контрольдә тотарга, шулай ук ашыгыч ярдәмнең мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирде. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче барлык подстанцияләрне берләштерү медицина учреждениеләре арасында хезмәттәшлекне яхшыртуга ярдәм итте. Ә республика территориясендә медицина персоналының бердәм эш итү алгоритмнарын кертү күрсәтелүче медицина ярдәменең сыйфатын яхшыртырга һәм кискен коронар синдромлы, баш мие кан әйләнеше кискен бозылу, җәрәхәтләр белән региональ үзәкләргә ашыгыч рәвештә китерелгән пациентларны маршрутлаштыруны оештырырга мөмкинлек бирде, - дип сөйләде Ашыгыч медицина ярдәме һәм катастрофалар медицинасы үзәге баш табибы Аяз Камалов.

Бүген республикада 331 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы эшли. Аларның күбесе - фельдшерлар. Ашыгыч чакыруларга махсус табиб һәм профильле реанимация, кардиология һәм психиатрия бригадалары чыга. Узган елда алар 1 162 721 километр юл үткән, якынча 6 процент чакыру нәтиҗәсез булган (ялган чакырулар, медицина ярдәменнән баш тартулар, килгәнче үлем). 2021 елдагы белән чагыштырганда, кискен һәм кабат миокард инфаркты булган пациентларга чакырулар саны арткан.

Республика ЦУР мәгълүматлары буенча, ашыгыч медицина ярдәме эше буенча халыктан мөрәҗәгатьләр саны кимегән. Мәсәлән, узган елның декабрендә, эпидемия вакытында, 61 мөрәҗәгать килгән, быелның мартында - 13.

Ашыгыч ярдәмне модернизацияләү проекты расланган. Ашыгыч медицина ярдәме подстанцияләре өчен модульле биналар, җиһазлар, ашыгыч ярдәм автомобильләре, махсус киемнәр сатып алу, шулай ук капиталь ремонт үткәрү һәм ашыгыч ярдәм бригадалары белән идарә итү процессын автоматлаштыру буенча программа продукты кертү планлаштырыла.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: