Ел башыннан Башкортстанда 1323 авария булган, бу, узган елның шушы чорындагы күрсәткеч белән чагыштырганда, 89га күбрәк. Имгәнүчеләр саны – 1581, 17гә кимрәк, һәлак булучылар – 119, 10 кешегә азрак.
Корбаннар саны кимесә дә, аварияләр саны һаман арта бара. Гаеплеләр катгый җаваплылыкка да тарттырылып тора, югыйсә. Әйтик, Бәләбәйдә исерек килеш машинага идарә иткәндә берничә тапкыр тотылган кеше суд алдына басты.
Былтыр июльдә бу ирне шушындый ук хокук бозган өчен мәҗбүри эшләргә хөкем иткән булганнар. Өч айдан соң исерек килеш яңадан “Лада Приора” руле артына утыра, ләкин аны автоинспекция хезмәткәрләре туктата...
Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, автомобильче исерек хәлдә кабат транспортка идарә итү эше фигуранты була. Суд аны ун айга колония-поселениегә озата һәм дүрт елга руль артына утыру хокукыннан мәхрүм итә. Хөкем ителгән кешене суд залында сак астына алганнар.
Тагын берничә фаҗига. 12 июньдә Уфа районында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, М5 трассасының 1460нчы чакрымында “ГАЗель” белән “Вольво” йөк машинасы бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә “ГАЗель” шоферы алган җәрәхәтләрдән дәваханәдә үлгән.
14 июньдә Уфа районының Жуково бистәсендә Мостовая урамында “Кроссмастер” мотоциклы һәм “Чери Тиго” машинасы бәрелешкән. Нәтиҗәдә мотоцикл йөрткән егет һәлак булган, аның пассажиры дәваханәдә.
Юл фаҗигаләренә транспортта йөрүчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә сәбәпче. Ел башыннан җәяүлеләр гаебе белән 43 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 кеше үлгән һәм 41 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Юлларда сак булыгыз! Ул битарафлыкны гафу итми.