Кичә Мәләвез районындагы Нөгеш сусаклагычында катер белән көймә бәрелешә. Катерда 6 кеше, көймәдә 2 кеше була. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Һәлакәт нәтиҗәсендә МЧС хезмәткәре һәм шаһитлар көймәдә булган 1988 елгы ир-атны коткара. Ул ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә тапшырыла, Мәләвез үзәк район дәваханәсенә күкрәк читлеге җәрәхәте белән китерелә. Ул исерек була...