+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июль 2023, 09:21

Җинаятьчеләрнең ботына атарга туры килгән...

Башта һавага атканнар, аннары...

Җинаятьчеләрнең ботына атарга туры килгән...
Җинаятьчеләрнең ботына атарга туры килгән...

22 июль төнендә Русия Эчке эшләр министрлыгының Зианчура районы буенча ЮХХДИ бүлеге хезмәткәрләре Тазлар авылы янында "ВАЗ-2114" автомашинасын туктата, аның йөртүчесе исерек була.

Соңрак ачыкланганча, машина Күгәрчен районында яшәүче 42 яшьлек хатын-кызныкы булган. Руль артында аның 41 яшьлек танышы утыра, ул элегрәк аңлы рәвештә тән җәрәхәтләре салган һәм исерек хәлдә транспорт чарасын кабат идарә иткән өчен хөкем ителгән булган.

Административ материалны рәсмиләштерү барышында машина йөртүче һәм хуҗабикә полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итә, аларга тән җәрәхәтләре сала, шул исәптән хезмәткәрләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра.

Инспекторлар, «Полиция турында»гы Законга ярашлы, бу гамәлләрне туктату өчен һавага икешәр кисәтү атуы ясаган. Әмма бу һөҗүм итүчеләрне туктатмаган.

Полиция хезмәткәрләренә тәртип бозучыларның аякларына атарга туры килә, алар яралана һәм хастаханәгә озатыла. Полиция хезмәткәрләре дә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Медицина тикшеренүе вакытында шоферның канында 0,892 мг/л алкоголь барлыгы ачыкланган.

Табель коралын куллану буенча гамәлләр законлы дип танылган. Полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итү факты буенча материаллар процессуаль карар кабул итү өчен Русия Тикшерү комитетының территориаль бүлекчәсенә җибәреләчәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: